KazanSummit 2015: Конструктив глобаль сәүдә һәм инвестицияләр өчен ислам финанслары

2015 елның 12 июне, җомга

15-16 июньдә “Корстон”да Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы (ИХО) илләренең VII  Халыкара икътисади саммиты KazanSummit 2015 үтәчәк.

KazanSummit 2015 тә катнашу өчен 45 илдән (Россия, Согуд Гарәбстаны, Төркмәнстан, Египет, Төркия, Пакистан, БГЭ, Сомали, Казахстан, Иран, Малайзия, Великобритания, Люксембург, Италия, Марокко, Палестина, Таджикистан, Маврикий, Катар, Нидерланды, Латвия, Әзербайҗан, Нигерия, Бруней-Даруссалам, Алжир, Индонезия, Корея, Замбия, Ирак, Кытай, Көньяк Африка, Узбәкстан, Кыргызстан, Индия, Грузия, Йемен, Филиппины, Иордания, Афганстан, Бангладеш, Ливан, Швейцария, Македония, Венгрия, Бахрейн) 746 кеше киләчәк.

Катнашучылар составына дәүләт эшлеклеләре, төрле финанс институтлары, эшлекле даирәләр, дипломатик миссияләр (16 илче), Россия Федерациясе вәкилләре керә. Моннан башка, Россия Федерациясенең Федераль җыелышының Федерация Советы һәм Россиянең Чит илләр эшләре министрлыгы вәкилләре була.

Саммит чараларында Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашачак, аның чакыруы белән халыкара сөйләшү мәйданына Ислам үсеш банкы (ИҮБ) Президенты Әхмәд Мөхәммәд Али аль Мадани киләчәк. Республика лидеры һәм ИҮБ башлыгы KazanSummit  чараларыннан соң Мәскәүдә Россиянең Үзәк банкы рәисе Эльвира Набиуллина белән Россиядә мөселман финанс институтлары үсеше перспективалары турында сөйләшәчәкләр.

Булачак халыкара эшлекле форумның төп темасы “Конструктив глобаль сәүдә һәм инвестицияләр өчен ислам финанслары” булачак. Мәсәлән, ислам банкингы кебек финанс инструментын тормышка ашыру механизмы һәм перспективалары каралачак.

KazanSummit үткәрү хәзерге халыкара икътисади мөнәсәбәтләр контекстында аеруча актуаль булып тора, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы ислам дөньясы илләре белән аралашу потенциалын яңача ачалар.

Татарстан өчен чара махсус мәгънә белдерә: республика лидеры Рөстәм Миңнеханов “Россия – ислам дөньясы” стратегик күреш группасын җитәкли һәм РФ Президенты Владимир Путин карары буенча мөселман Көнчыгыш илләре белән хезмәттәшлекне координацияләүне үткәрә. Стратегик күреш группасының I утырышы Мәскәүдә 11 июньдә үтте. Анда Россия Чит ил эшләре министры Сергей Лавров, ИХО илләре Генераль секретаре Ийяд Мадани һәм башкалар катнаштылар.

Шулай Татарстан киң спектрлы мәсьәләләр буенча аралашу территориясе, мөселман илләреннән Россиягә инвестицияләрне җәлеп итү өчен мәйдан рәвешендә үзенең урынын ныгыта.

Глобаль чара кысаларында саммитның төп темасына багышланган Стратегик форум, Ислам икътисады, финанслар һәм банкинг буенча форум, Халыкара сәүдә буенча форум, Инвестицион форум, бизнес-диалог: “Россия – гарәп дөньясы. Аралашуның яңа этабы: сәүдә, инвестицияләр һәм финанслар” үтәчәк. Татарстанның инвестицион потенциалы һәм инфраструктурасы, экспорт мөмкинлекләре, банк секторы презентациясе үтәчәк. Моннан башка Бөтендөнья Мөселман Ассоциациясе (Islamic World Network) беренче региональ җыелышы, ИХО илләре Яшь эшмәкәрләр I Казан форумы ябылуы, туризм һәм урбанистика буенча түгәрәк өстәлләр һәм башка чаралар үтәчәк. Шулай ук икеяклы очрашулар да булачак.

Россия, Швейцария, Ливан, Иордания һәм Бөекбританиядән массакүләм матбугат чараларының 94 вәкиле Россия һәм ИХО илләренең VII  Халыкара икътисади саммитын яктыртачаклар.

ТР Президенты карары буенча саммитны Татарстан Республикасының Хөкүмәте оештыра, аның төп җаваплы орган Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы  (ТР ИҮА) булып тора.

Премьер-министр урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамиль Гафаров җитәкләгән саммитның Оештыру комитеты составына республика министрлыклары, идарәләр һәм башка оешмалар вәкилләре керә. Оештыру комитеты рәисенең урынбасары ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина булып тора.

 

Белешмә

Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы (2011 елга кадәр Ислам Конференциясе Оешмасы дип аталган) – 1,2 млрд. кеше яшәгән 57 мөселман илне берләштергән дәүләтараа оешма. Ул Согуд Гарәбстаны инициативасы буенча 1969 елда барлыкка килде һәм иң зур халыкара оешмаларның берсе булып тора. Россия ИХОда 2005 елдан күзәтүче дәрәҗәсен ала. 2008 елда Россия җитәкчеләре ИХОда РФ Даими вәкиллеген оештыру турында карар итте.

 

Өстәмә мәгълүмат:

ТР ИҮА Матбугат хезмәте

(Әхмәдов Искәндәр Дамир улы, +79872193170, iskander.ahmedov@tatar.ru)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International