“Россия мөселман бизнесы өчен зур кызыксыну уята...”. KazanSummit кысаларында Инвестицион форум

2015 елның 16 июне, сишәмбе

16 июньдә KazanSummit 2015 икенче көн эшенең чаралары үтте.
Шулай “Корстон”да Инвестицион форум, “Россия-Гарәп дөньясы. Аралашуның яңа этабы: сәүдә, инвестицияләр һәм финанслар”, Бөтендөнья Мөселман Ассоциациясе (Islamic World Network) беренче региональ җыелышы, Урбанистика буенча түгәрәк өстәл, B2B очрашулар үтте.
Халыкара саммитның икенче көне төп чарасы Инвестиционный форум булып торды, аның кысаларында шулай ук Россия Федерациясе субъектларының инвестицион потенциалы презентациясе үтте.
Форумның модераторы Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы  җитәкчесе,  KazanSummit  Оештыру комитеты рәисенең урынбасары Талия Миңнуллина булды. Форум спикерлары арасында Ислам үсеш банкының инвестицияләр буенча департамент директоры Мөхәмәд Хеди Меджаи, IСIEC  Генераль директоры киңәшчесе Хөссәин Халиф Хаджи Джама, «УК «РОСНАНО» ҖЧҖ Инвестицион директоры Вадим Вещезеров, AV group Президент ы  Алексей Крыловский, «ТМИК Трейдинг Групп» директоры Мурад Яндиев булдылар.
Форумны ачканда Талия Миңнуллина Татарстанның Россия Федерациясенең отышлы субъекты һәм мөселман дөньясы илләреннән Россиягә инвестицияләрне җәлеп итү өчен мәйдан булуын ассызыклады.  “Безнең республика лидеры Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, KazanSummit  Россиянең ислам дөньясы белән алдагы  инвестицион һәм сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне  ныгытуга, ислам финанслары һәм банк эше өлкәсендә аралашуга ярдәм итә. Татарстан мөселман илләренең эшлекле даирәләре, шулай ук Россиянең башка регионнары вәкилләре белән конструктив бердәм эше өчен мәйдан булып тора. Бу безнең бөтенроссия бурычы”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде.
Ислам үсеш банкының инвестицияләр буенча департамент директоры Мөхәмәд Хеди Меджаи форумда катнашучылар алдында чыгыш ясаганда Россия Федерациясенең мөселман бизнесы өчен кызыксыну тудыруын ассызыклады.
“Россиядә көчле икътисади һәм киң базар бар, шулай ук сезнең ил турында сөйләгәндә, без тиз үсеш алучы бөтен Евразия Берләшмәсе мөмкинлекләре турында да әйтә алабыз”, - дип ИҮБ вәкиле билгеләде. “Алдагы көннәрдә Россиядә ислам банкын ачырга була, аның хезмәте төрле конфессияле кешеләр өчен кирәк булачак”, - дип Меджаи әфәнде белдерде.
Мөселман финанс системасы институтлары Россиянең инновацион бизнесы вәкилләре өчен бик кызык. Моның турында үз чыгышында «УК «РОСНАНО» ҖЧҖ инвестицион директоры Вадим Вещезеров сөйләде. РОСНАНО вәкиле сүзләре буенча элек АКШ һәм Көнбатыш Европа илләре белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирелде, әмма хәзер башка илләр, алар арасында мөселман илләре белән аралашу актив бара. Россия канунчылыгы инде хәзер кайбер мөселман финанс  системасы институтлары белән  эшләргә мөмкинлек бирә (мәсәлән, инвестицион ширкәт һәм мушарака бер үк диярлек: инвесторлар хәтәрләр һәм җаваплылык белән бүленешәләр), шул ук вакытта шундый инстументлар белән тулысынча эшләү бары тик аерым канунчылык астында була ала.
IСIEC  Генераль директоры киңәшчесе Хөссәин Халиф Хаджи Джама мөселман дөньясы илләрендә чит ил инвестицияләрен саклау доклады белән чыгыш ясады.
Форум кысаларында Россия регионнары һәм инвестицион проектлар презентацияләре үтте, алар арасында Кемерово өлкәсе (Евгений Востриков), Башкортстан Республикасы (Александр Яковлев) булды.
Форум ахырында ИҮА җитәкчесе KazanSummit халыкара сөйләшү мәйданына игътибар өчен катнашучыларны рәхмәтләде һәм чараның рәсми ябылуыннан соң Татарстанның мөселман илләр белән төрле яклы аралашу өчен ачык булуын ассызыклады.
 
ТР ИҮА Матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов

Фото: ТР ИҮА Матбугат хезмәте (Альбина Гаязетдинова), Реальное время (Роман Хасаев)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International