Яңа Ефәк юлы Татарстан аша үтәчәк

2015 елның 17 июне, чәршәмбе

Кытай эшлекле даирәләре вәкилләре “Ефәк юлы” икътисади поясы концепциясен тормышка ашыру мөмкинлеген карау һәм Татарстанның базарын өйрәнү өчен Татарстанга килделәр.

Моның турында Кытай Халык Республиканың (КХР) Синьцзян-Уйгыр автоном районы (СУАР) делегациясе вәкилләре Татарстан Хөкүмәт Йортында 17 июньдә үткән Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда әйттеләр. Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты (Агентлык очрашуны әзерләде). Делегация составында КХР СУАР Коммерция Департаменты башлыгы Ся Гуантай һәм Хэбэй Сәүдә палатасы рәисе, Хэбэй эшмәкәрләр ассоциациясе Президенты Гао Джиган, авыл хуҗалыгы, логистика, ашламалар җитештерү, файдалы җир казылмаларын чыгару, авиациядә махсуслашкан компанияләр вәкилләре бар.

Искә төшерик, “Ефәк юлы” икътисади поясы – КХР башлап җибәргән һәм “Россия һәм Үзәк Азия илләре, Кытай хезмәттәшлеген киңәйтүгә юнәлгән” интеграцион проект. Элек 8 майда Россия һәм КМР лидерлары Владимир Путин һәм Си Цзиньпин Евразия икътисади берләшмәсе һәм “Ефәк юлы” икътисади поясы төзелешендә хезмәттәшлек турында  килешүгә кул куйдылар.

КХРдан хөрмәтле кунаклар ассызыклаганча, СУАР Кытай башлап җибәргән яңа интеграцион проектта мөһим роль уйный. Автоном район территориясендә товарларны җыю һәм бүленешү үзәген төзергә планлаштырыла. Аралашу кысаларында транспорт коридорларын булдыру мөһим дип КХР СУАР Коммерция Департаменты башлыгы Ся Гуантай билгеләде.

Визитны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы оештырды. Искә төшерик, Кытай һәм Азия илләренең эшлекле даирәләре белән эшне активлаштыру ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча бара. Визит программасы кысаларында СУАР вәкилләре Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм ГУП “Рацин” җитәкчелеге белән очрашуларны үткәрделәр.

Кунаклар шулай ук республиканың инвестицион инфраструктура объектларын карачаклар: “Челны” индустриаль паркы (транспорт-логистик үзәге белән индустриаль парк проекты презентациясе үтәчәк), КИП “Мастер” (төзелә торган Haier заводын карау планлаштырылган). Моннан башка делегация экология ягыннан чиста ашламаларны җитештерү буенча «Камский Сапропель» заводы, авыл хуҗалыгы өчен фермерлык хуҗалыгын һәм сөрү җирләрен караячак.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International