“Без мөнәсәбәтләрнең үсешен чын күңелдән хуплыйбыз” Россия һәм Япония арасында эшлекле хезмәттәшлек перспективалары Петербург форумында каралды

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

18 июньдә Россиянең Төньяк башкаласында Петербург икътисади форумы ачылды, аның эше параллель рәвештә төрле тематик мәйданнарда үтә.

Республика лидерының Азия илләре белән эшне активлаштыру карарын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина “Россия-Япония: эшлекле хезмәттәшлекнең перспективалары” түгәрәк өстәлендә катнаша.

Искә төшерик, Татарстаннан Петербург форумында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән делегация катнаша.

Чараны оештыручылар билгеләгәнчә, соңгы елларда Азия илләре Россиянең нык тышкы икътисади элемтәләрен төзүдә төп партнерлар булып торалар, Япония монда төп партнерларның берсе булып тора һәм Россия компанияләрендә кызыксынуын тудыра. Шул ук вакытта яңа икътисади һәм инвестицион мөнәсәбәтләрнең яңа дәрәҗәсе турында мәсьәлә актуаль булып кала.

Россия икътисади үсеш министры урынбасары Станислав Воскресенский билгеләгәнчә, Россия һәм Япониянең иң перспектив хезмәттәшлек юнәлешләре авыл хуҗалыгы, логистика һәм транспорт, информацион технологияләр булып тора.

Түгәрәк өстәлдә Япония вәкилләре актив катнаштылар: Россия һәм яңа бәйсез илләр белән сәүдә буенча Япония ассоциациясе (ROTOBO) вице-президенты Масахиро Иби, Fast Retailing Co Ltd группасының башкарма вице-президенты Норнаки Кояма, Japanese Business Club рәисе Хироси Мэгуро.

Япония эшлекле даирәләре вәкилләре билгеләгәнчә, “Россия безнең илебез белән кызыксына башлый һәм без мөнәсәбәтләрнең үсүен чын күңелдән яклыйбыз”. Аеруча актуаль сәнәгать җитештерү өчен кадрларны әзерләү, визасыз режим булдыру һәм эш базарына керүен җиңеләйтү мәсьәләләре булып тора. Шул мәсьәләләрне чишү икътисади мөнәсәбәтләрне яңа дәрәҗәгә чыгарачак дип Япония делегациясе әгъзалары белдерделәр.

Хәзерге көнгә берничә зур проект тормышка ашырыла дип “РусГидро” идарәсе рәисе Евгений Дод билгеләде. Мәсәслән, газ турбиналы җайланмалар, Диңгез буе станцияләре, шулай ук җылылык генерациясенең 15 объекты, шулай ук Хабаровск һәм Камчатканың изоляцияләнгән урыннарда альтернатив энергия чыганаклары зур кызыксыну тудыра.

“Россия-Япония икътисади хезмәттәшлек зур потенциал ала. Шул потенциалны ачуда Россия Федерациясе субъектлары зур рольне уйнарга тиеш. Регион-лидерларның берсе булган Татарстан өчен югары технологияле бизнес белән нәтиҗәле аралашу зур кызыксыну тудыра. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы инвестицияләр өлкәсендә махсус орган буларак Япония эшлекле даирәләре белән эшне ныгытачак”, - дип чарада катнашкан Талия Миңнуллина ассызыклады.

Искә төшерик, зур Япония делегациясе Татарстанда 2015 елның маенда булды, эшлекле визитны ТР ИҮА әзерләде.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International