XIX Петербург халыкара икътисади форумы ачылды

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Санкт-Петербургта XIX Петербург халыкара икътисади форумының (ПХИФ) рәсми ачылышы үтте. Әлеге сөйләшү мәйданы гадәттәгечә төрле  илләрдән күп катнашучыларны җыя, алар арасында сәяси лидерлар, мөһим бизнесменнар бар. Форум-2015 девизы – “Эшләү вакыты: бердәм көч кую белән стабильлек һәм үсешкә!”

Пленар утырышта (“Ачык сорауларга намуслы җаваплар” – төп тема) Россия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Сбербанк Президенты Герман Греф, танылган икътисадчы, элек Россия финанс министры булган Алексей Кудрин һәм башкалар катнаштылар.

ПХИФ Оештыру комитеты рәисе, Россия Хөкүмәте Аппаратын җитәкчесе Сергей Приходько пленар утырышта чыгыш ясаганда хәзерге шартларда “үзара аңлашуны табу, дөнья икътисадының төп субъектлар арасында ышаныч атмосферасына кайтуга” тырышлыкны юнәлтергә кирәк.

Бу елда Петербург форумына 100 илдән (алар арасында Кытай, АКШ, Франция, Швейцария, Япония, Бөекбритания, Германия, Финляндия) эшлекле даирәләр вәкилләре килделәр: хөкүмәтләрнең 42 вәкиле, зур чит ил компанияләрнең 195 башлыгы һәм Россия компанияләрнең 509 башлыгы. 65 килешүгә кул куерга планлаштырыла.

Чараларда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашачак.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International