Петербург халыкара икътисади форумы чаралары кысаларында Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Япония Халыкара хезмәттәшлек банкы (JBIC) идарә итүче директоры Тадаши Маеда белән очрашу узды. Очрашуда ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Финанс институты җитәкчесе түбәндәге шунысын ассызыклады: “Япония, “зур җиделек” әгъзасы буларак, Россиянең аерым эшләрен тәнкыйтьләү ягыннан төп юнәлешләрне яклый. Әмма бизнес Россия белән мөнәсәбәтләрне үстерергә планлаштыра”.
Республика лидеры үз чиратында Татарстанның Япониядән инвестицияләр өчен, шулай ук Россия-Япония мөнәсәбәтләре кысаларында киң мәсьәләләр спектры буенча хезмәттәшлек өчен ачык булуын билгеләде. Татарстанның инвестицион потенциалын алга таба мавыктыру белән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы шөгылләнә. Татарстан делегациясенең банк җитәкчесе белән очрашу ТР Инвестицион-венчур фонды ярдәмендә әзерләнде.
Искә төшерик, форум Оештыру комитеты рәисе, Россия Хөкүмәте аппаратының җитәкчесе Сергей Приходько форум ачылышында хәзерге вакытта “үзара аңлашуны табу, дөнья икътисадының төп субъектлар арасында ышаныч атмосферасына кайтуга” тырышлыкны юнәлтергә кирәк дип ассызыклады.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте