«Сен-Гобен» Франция компаниясе башлыгы Татарстанга килергә планлаштыра: республикада яңа җитештерү ачылачак

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

 «Сен-Гобен» (Saint-Gobain) компаниясе генераль директоры һәм директорлар советы рәисе Пьер-Андре де Шаландар Татарстанга килергә планлаштыра. Моның турында Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның ПХИФ-2015 кысаларында «Сен-Гобен» (Франция) компаниясенең Россиядәге вәкиллегенең генераль директоры  Гонзагом Арну де Пире белән очрашуда билгеле булды. Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Июльдә Франция компаниясе башлыгы “Алабуга” Махсус икътисади зонасы территориясендә заводны ачуда катнашачак дип планлаштырыла. Пыяла һәм изоляцион материалларны җитештерү буенча оешма («Аутоматив Гласс Альянс Рус») инде тикшерү режимында эшли.

Очрашу барышында республика лидеры бүген – “Россиядә проектларны булдыру өчен иң уңай вакыт” дип ассызыклады. Моннан башка Рөстәм Миңнеханов компания продукциясенең Россия һәм БДБ илләрендә кирәк булуында ышанычлык белдерде.

Очрашуда катнашкан Талия Миңнуллина түбәндәге сүзләрне әйтте: “2015 елның февралендә үткән ТР ИҮА коллегиясе кысаларында Татарстан Президенты Европа компанияләре белән эш дәвам итәчәк дип ассызыклады. Франция инвесторларының югары технологияле җитештерүне ачу Көнбатыш илләре һәм бөтен дөньядан компанияләр өчен сигнал булып тора: Татарстанга инвестицияләү табышлы һәм перспектив”.
 
Белешмә
«Сен-Гобен» (Saint-Gobain) – Парижда штаб-квартирасы урнашкан халыкара сәнәгый компанияләр группасы.  «Сен-Гобен» Thomson Reuters 2013 рейтингы буенча иң инновацион компанияләр исемлегенә керә. 2015 елда компания үзенең 350 еллыгын билгеләп үтә. Компания нигезендә комплекслы чишелешләр формалашучы төзелеш материалларын җитештерүдә махсуслаша (пыяла, изоляция, торба, гипсокартон һәм гипс кушылмалары, акустик системалар, коры төзелеш кушылмалары, сайдинг һәм черепица).

ТР ИҮА Матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов

 


 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International