Согуд Гарәбстаны принцның урынбасары: “Икенче тапкыр Россиягә килгәндә Татарстанга да визит белән киләм дип вәгъдә бирәм. Без Татарстанга инвестицияләргә әзер”

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Петербург халыкара икътисади форум-2015 кысаларында Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанның  премьер-министр урынбасары, оборона министры, тәхеткә утырырга тиешле принцның урынбасары Мөхәммәд бен Сальман Аль Согуд белән очрашты. Әлеге Якын Көнчыгыш иленең иерархиясе буенча Мөхәммәд бен Сальман Аль Согуд әфәнде илдә өченче кеше булып тора. Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Согуд Гарәбстаны принцның варисы республика лидерына түбәндәге сүзләр белән мөрәҗәгать итте: “Икенче тапкыр Россиягә килгәндә Татарстанга да визит белән киләм дип вәгъдә бирәм. Без Татарстанга инвестицияләргә әзер”.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында нефть һәм химия комплексы, машина төзелеше комплексы, информацион технологияләр һәм азык-төлек кебек өлкәләргә инвестицияләргә тәкъдим итте. Әлеге юнәлешләр перспектив булып тора дип Рөстәм Миңнеханов ассызыклады.

Моннан башка Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан инвестицияләр өчен сөйкемле республика булып тора, монда заманча инвестицион инфраструктура бар, кадрлар әзерләү буенча төрле яклы система эшли. “Күп халыкара компанияләре Татарстанда үзенең җитештерүен ачтылар инде”, - дип Рөстәм Миңнеханов билгеләде.

Согуд Гарәбстанның югары вәкиле эшлекле группаны булдырырга һәм аны инвестицион мөмкинлекләрне өйрәнү өчен Татарстанга юнәлтергә дип тәкъдим итте. Якын вакытта Якын Көнчыгыш иленең эшлекле даирәләр вәкилләре Татарстанга киләчәкләр дип көтелә.

Искә төшерик, яңа икътисади шартларда мөселман илләр белән эш активлашты. Шулай Татарстан Согуда Гарәбстанда майда үткән Россия регионнары роуд-шоуда тәкъдим ителде, 15 июньдә KazanSummit 2015 чаралары кысаларында Ислам үсеш банкы группасының президенты Әхмәд Мөхәмәд Али Аль Мадани катнашты.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International