ПХИФ-2015 кысаларында Россиянең Инновацион регионнар Ассоциациясе җыелышы үтте

2015 елның 19 июне, җомга

19 июньдә Петербург икътисади форумы чаралары кысаларында Россия Дәүләт Думасы спикеры, РИРА (рус. АИРР) Күзәтү советы рәисе Сергей Нарышкин рәис булган Россиянең   Инновацион регионнар Ассоциациясе җыелышы үтте.
Инновацион регионнар вәкилләре алдында чыгыш ясаганда Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РИРА Советы әгъзасы түбәндәге сүзләрне билгеләде: “Ассоциация территорияләре илнең үсешенә нык тәэсир итә. Мәсәлән, берләшмәгә керүче Россия Федерациясе субъектларына илнең бөтен инновацион продукция экспорты күләменең бердән өч өлеше, бердән дүрт өлеше технологик инновацияләргә чыгым туры килә”.
Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
 
Белешмә
Регионара “Россия Инновацион регионнар Ассоциациясе”н булдыру турында меморандумга кул кую Томск шәһәрендә «Innovus» XIII Инновацион форум барышында 2010 елның 21 маенда үтте. Ассоциация составына Татарстан Республикасы,  Мордовия Республика, Томск өлкәсе, Иркутск өлкәсе, Калуга өлкәсе, Кызыл яр өлкәсе, Пермь өлкәсе, Новосибирск өлкәсе керделәр.
Ассоциациянең максаты – регионнарның фәнни-техник үсеше ярдәмендә төзелгән регионнар-катнашучыларның эффектив инновацион үсешенә булышу.

ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International