МИЗ “Алабуга” “Внешэкономбанк”ның Үсеш премиясен алды

2015 елның 19 июне, җомга

19 июнь Петербург икътисади форумы кысаларында Татарстан өчен яхшы яңалыклар көне булды: Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат хәле буенча милли рейтингында республиканың беренче урынын алуы иртән билгеле булды.
Соңрак Татарстанның Алабуга районында урнашучы Махсус икътисади зона “Алабуга” Внешэкономбанк”ның Үсеш премиясен алу турында билгеле булды: бу инвестицион менеджмент өлкәсендә иң дәрәҗәле бүләкләрнең берсе.
Татарстанның иң зур инвестицион инфраструктура объекты “Территорияләрне комплекслы үсеше буенча иң яхшы проект” премиясен алды.
МИЗ “Алабуга” Генераль директоры Тимур Шагивалеевка бүләкне Россия Федерациясенең Президенты Администрациясе җитәкчесе Сергей Иванов һәм “Внешэкономбанк” рәисе Владимир Дмитриев бирделәр.
Җиңүчене Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы (“бер тәрәзә” принцибы буенча эшләүче махсус орган) җитәкчесе Талия Миңнуллина котлады: “ Чын күңелдән МИЗ “Алабуга” коллективын һәм генераль директор  Тимур Шагивалеевны “инвестицион Оскарны” алу белән котлыйм! “Алабуга” – Татарстанның иң зур инвестицион инфраструктура объекты булып тора, МИЗ югары технологияле инвестицияләрне җыя, алар ярдәмендә меңләп эш урыннары, социаль объектлар, заманча җитештерү булдырыла. “Алабуга” – үсеш ноктасы һәм икътисад үсеш драйверы булып тора”.
 
Белешмә
Россиянең тотрыклы социаль-икътисади үсешенә өлеш кертү өчен премия (Үсеш премиясе) алу буенча конкурсны 2012 елда “Внешэкономбанк” дәүләт корпорациясе оештырды. “Үсеш премиясе” - Россиянең тотрыклы социаль-икътисади үсешенә өлеш керткән мөһим милли программалар һәм проектларны ормышка ашыру өлкәсендә күрсәткән хезмәт өчен юридик һәм физик шәхесләргә бирелә торган профессиональ бүләк.
( МИЗ “Алабуга” мәгълүматы буенча) 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International