Петербург икътисади форумының пленар утырышында Россия Президенты Владимир Путин яңа икътисадны формалаштыру һәм инвестицияләр турында чыгыш ясады. Россия икътисадта зур кризистан сакланып калды һәм яңа шартларга җайлашты, тышкы чикләмәләргә ил ачык булу дәрәҗәсен арттыру белән җавап бирә – бу Президентның лейтмотивы.
“Инвестор көтергә тиеш түгел, эш өчен максималь уңай шартлар аңа киләчәктә түгел, ә инде хәзер кирәк”, шуңа күрә эшлекле климатны яхшыртуга юнәлгән 2015 елга кадәр 160 канунны уйлап табырга һәм парламентка кертергә дип карар ителде (башка 2018 елга кадәр планлаштырылган). Шул ук вакытта Владимир Путин билгеләгәнчә, милек, оешмаларны теркәү мәсьәләләрендә зур прогресс алынды, таможня һәм салым процедуралары гадиләштерелде”.
Россия дәүләтенең башлыгы Татарстан беренче урынны алган Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат хәле буенча милли рейтингы турында да әйтте.
РФ Президенты җиңүчеләрне котлады һәм түбәндәге сүзләрне билгеләде: “Безнең регионнар-лидерларның тәҗрибәсе инвесторлар белән дөрес эш, индустриаль һәм югары технологияле проектларга ярдәм итү аша үсешнең югары темпларны тәэмин итү генә түгел, әмма җитештерү базасын яңарту, эшнең эффективлыгын һәм җитештерүчәнлеген арттыру мөмкинлеген күрсәтә”.
Моннан башка, Россия лидеры Россиядә “чын технологик революция, мөһим технологик яңарту” башлау өчен берничә чара үткәрергә тәкъдим итте:
Кыйммәт булмаган инвестицион ресурсларга үтәрлеген киңәйтү (аеруча сәнәгать өлкәсендә проектлы финанслау механизмын кертү, озак вакытка инвестор өчен льготалы кредитлар);
Яңа эшханәләр, алар арасында гринфилдларны ачу өчен уңай шартлар (салым льготалары) булдыру;
Системалы мөһим Россия банк финанслар оешмаларының капиталлаштыруын арттыру икътисадны кредитлау буенча мөмкинлекләрне киңәйтергә һәм кредитларны арзанайтырга мөмкинлек бирәчәк;
Инвестицион проектларны сайлау һәм дәүләт гарантияләрен бирү процедураларын гадиләштерү;
Сәнәгатьне модернизацияләү, яңа оешмаларны төзү, Россиядә конкурентлы җитештерүне урнаштыру аша импорт алмашу;
Экологик чиста һәм куркынычсыз, мөмкин технологияләр кертүче оешмаларга ярдәм итү механизмын уйлап табу;
Иске җиһазлар һәм “пычрак” технологияләрне кулланудан алу (бу икътисади яктан табышлы һәм ярашлы булмаган итеп ясарга);
Икътисадны технологик яңартуга юнәлгән финанс чараларын тәэмин итү;
Инфраструктур проектларны тормышка ашыру, регионнар һәм икътисад өлкәләре өчен чикләмәләрне төшерү (чит ил хосусый инвестицияләр һәм ресурсларны кулланып Милли муллык фондының акчасы белән куллану).
Россия Азия-Тын океан регионы, БРИКС, Латин Америкасы һәм башка илләр белән хезмәттәшлекне активлаштыра, шул ук вакытта Көнбатыш белән хезмәттәшлекне дәвам итәчәк дип Владимир Путин ассызыклады.
Пленар утырышта катнашкан Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина түбәндәге сүзләрне билгеләде: “Дәүләт Президентының чыгышы программалы булып тора. Татарстан илнең яңа технологик революциясендә актив катнашачак, шулай ук югары технологияле инвестицияләрне җәлеп итү аша. Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Стратегия 2030 турында канунга кул куйды, ул кеше капиталында нигезләнгән югары технологияле, “акыллы” икътисадны булдыру буенча Россия Президентының курсына тулысынча туры килә. Берничә проект инде тормышка ашырыла. Мәсәлән, Татарстанда күптән түгел Иннополис “акыллы шәһәре” ачылды”.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов