Ил үсеше региональ стратегияләргә дә нигезләнергә тиеш: 20 июньдә Петербург икътисади форумы кысаларында үткән “Региональ үсеш стратегиясе: конкуренциягә сәләтлелеккә таяну” панель сессиясенең төп нәтиҗәсе булып тора. Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Дискуссияне модератор, танылган икътисадчы Владимир Квинт башлады.
Санкт-Петербург вице-губернаторы Михаил Мокрецов сессиядә катнашучыларына югары технологияләр өлкәсендә фәнни уйлап табуларган таянган 2030 елга кадәр Төньяк башкаласының региональ стратегиясе турында сөйләде. Шәһәр башлыгының урынбасары билгеләгәнчә, проект халык алдында каралды, 100 меңнән артык тәкъдим керде, монда бөтен ил үсешенең курсын игътибарга алырга кирәк булды.
Стратегик планлаштыруның балкан тәҗрибәсе турында Болгария Республикасының Региональ үсеш һәм төзекләндерү министры Лиляна Павлова сөйләде. Әлеге Кара диңгез буе илендә икътисади үсешне стимульләштерүгә бергәләштерелгән караш кулланалар, стратегиянең лейтмотивы – шәһәр үзәкләрен үстерү, монда инфраструктурага, аеруча территорияләрнең беренче этабында кертүләргә аерым игътибар бирелә.
Сөйләшү барышында зур игътибар Россиянең Ерак Көнчыгышы үсешенә бирелде. Әлеге зур территориянең төп проблемасы - ресурлар, алар арасында технологик, финанс һәм кадрларның аз булу. Сессиядә катнашучылар билгеләгәнчә, уңышлы стратегик планлаштыру өчен хосусыйдан гомумигә килергә кирәк: территорияләр, оешмалар, Ерак Көнчыгышның бөтен субъектларының конкурентлы өстенлекләрен билгеләргә, шуннан соң аны тормышка ашыру буенча план булдырырга кирәк.
Шул юлны (индукция кебек) Россия үсеш проектын булдыруда да кулланырга кирәк дип Россия Федерациясенең Икътисади үсеш министрының урынбасары Александр Цыбульский билгеләде: ил стратегиясе нигезендә регионнар стратегиясе ята. Монда мөһим рольне “Россия Федерациясендә стратегик планлаштыру турында” федераль канун уйнарга тиеш.
Росстандарт вәкиле Алексей Абрамов ассызыклаганча, амбицияле мәсьәләләрне тормышка ашыру өчен сәнәгый продукциянең сыйфатын арттырырга кирәк, алар арасында менеджмент сыйфаты, экологик менеджментны яхшырту һәм сак җитештерү. Монда мөһим рольне бизнес-инкубаторлар һәм инновацияләр үзәкләре уйный, шул ук вакытта бизнеска “ачкыч белән булган” консалтинг һәм технологик пакетлар бирергә кирәк дип Алексей Абрамов билгеләде.
Владимир Шамахов (Россия Федерациясе Президенты карамагындагы дәүләт хезмәте һәм халык хуҗалыгы Россия академиясе) шундый мөһим эштә иң төп – “нәрсә”, “ничек” һәм “кем” булып тора дип фикер белдерде. Аның сүзләре буенча, төп әйбернең икенче һәм өченче элементлар күп сораулар тудыра: региональ стратегияләр федераль программага нигезләнергә тиеш, аның урынына бүген 280 нән артык концепция һәм программа, алар арсында идарә тармагына караган, ә бу инде оператив идарә итүгә тенденция, шуңа күрә бөтен дәрәҗәдәге стратегияләрне синхронлаштырырга кирәк: федераль, региональ, муниципаль. Моннан башка, “планлаштыру горизонтын киңәйтергә кирәк”. Мисал рәвешендә, әлбәттә, Кытай каралды: анда 200 елга алга планлаштыру үзе билгеле һәм гадәттәге булып тора.
Россия фәннәр академиясенең академигы Абел Аганбегян юаныч булмаган прогноз әйтте: илдә стагфляция (стагнация, рецессия, инфляция), ә бу кризистан начаррак һәм аңардан чыгу 5 елдан гына була алачак. Академик АКШ турында да әйтте: Америка 1980 елларда инновацияләр һәм салымны киметүгә нигезләнеп стагфляциядән чыкты. Россия өчен стагфляциядән чыгу яңа сәясәткә күчү – форсификацияләнгән инвестицияләрдә дип уйлый.
Россия банкларның активлары, беренчедән, (73 триллион сум) Россиянең ТЭП (рус. ВВП) артып китте, икенчедән, бу активларның бары тик 1,5% инвестицияләргә туры килә. Академикның нинди нәтиҗә ясаганы билгеле булды: акча-кредит һәм бюджет сәясәтен, шулай ук региональ дәрәҗәдә үзгәртергә кирәк.
Аганбегян әфәнде билгеләгәнчә, ил үсеш алган илләрдән артта кала. “Мин үзем оптимист”, - публиканы дәртләндерергә тырышты һәм кризис алшартларны тудырган өлкәләрне үстерүгә нигезләнергә киңәш бирде. Билгеле булганча, шундый өлкәләр, мәсәлән, авыл хуҗалыгы һәм хәрби-сәнәгый комплекс булып тора.
Модератор Владимир Квинт түбәндәге нәтиҗәне ясады: Россиянең киләчәге – белем икътисадында, стратеглаштыруның нигезе – региональ дәрәҗә, шуның өчен региональ стратегияләрсез бөтен ил үсеше проекты да була алмый.
Сессиянең нәтиҗәләре турында ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина аңлатма бирә:
“Алда баручы һәм амбицияле Стратегия 2030 уйлап табуга күп көч куйган үсеш алучы Татарстан өчен панель сессиясе кысаларында билгеләнгән нәтиҗәләр бик мөһим. Безнең республика күп һәм тиз белем ала һәм Россия Федерациясенең башка субъектлары белән тәҗрибә белән алмашырга әзер, чөнки ил үсеше стратегиясен тулысынча булдыру өчен һәр регион тавышы мөһим”.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов