“3М Россия” Генераль директоры: “Россия безнең өчен приоритетлы базар булып тора”
3М Халыкара корпорациясе Татарстанда яңа җитештерү комплексын ача.
Проектны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы алып бара, завод МИЗ “Алабуга”да эшләчәк.
Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 3М компаниясенең җитештерү комплексын 23 июньдә карады һәм “3М Россия” Генераль директоры Роберт Николс белән очрашты, очрашуда ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм МИЗ “Алабуга” Генераль директоры Тимур Шагивалеев катнашты.
Республика лидеры һәм компания топ-менеджеры җитештерүне башлап җибәрү мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Заводның беренче линиясе эшкә әзер һәм нефть һәм газ сәнәгате өчен коррозиягә чыдамлы капламаларын җитештерәчәк. Җитештерүнең көтелгән күәте – елга 2,5 млн литр. 3М коррозиягә чыдамлы капламалары инде “Себер көче” (рус. “Сила Сибири”), “Төркия ташкыны” (рус. “Турецкий поток”), “Урта Азия-Кытай” (рус. “Средняя Азия-Китай”) торбаүткәргечләре төзелешендә кулланыла.
“3М Россия” Генераль директоры Роберт Николс түбәндәге сүзләрне билгеләде:
“Проектны тормышка ашыру өчен мәйданны сайлауда төп фактор Татарстан хөкүмәте, аеруча Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, МИЗ “Алабуга” җитәкчелеге күрсәткән ярдәме, шулай ук таможня һәм салым өстенлекләре, үсеш алган инфраструктура булып торды”.
Шулай ук Николс әфәнде ассызыклаганча, Россия компания өчен приоритетлы һәм перспектив базар булып тора, 3М Россиядә бизнес үстерергә планлаштыра, монда аерым игътибар Татарстан Республикасында җитештерүне үстерүгә юнәлгән этаплар буенча локализацияләүгә бирелә.
Искә төшерик, “3М Волга” заводына “таш кую” тантаналы церемониясе 2013 елның 13 ноябрендә үтте.
Хью Николс Татарстанга 22 июньдә килде. Казанның халыкара аэропортында хөрмәтле кунакны ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина каршы алды (5 ел элек Татарстан Республикасының икътисад министрлыгының инвестицион эшчәнлек бүлеге белгече рәвешендә 3М вәкилләре белән сөйләшүләрне үткәрүдә катнашты).
Компания нәрсә белән танылган?
Компания, мәсәлән, суга чыдамлы наждак кәгазь һәм җилемле лента кебек продукцияне җитештерә башлаган, алдагы елларда техник прогресс Scotch целлофан пленкасын булдыруга китерде. 1980 елда 3М язмалар өчен бәләкәй җилем битләре Post-it® тәкъдим итте, алар базарда яңа категорияне барлыкка китерделәр һәм кешеләрнең аралашу һәм сөйләшү юлын үзгәрттеләр. 1950 елда 3М Thermo-Fax™ сүрәтләрнең күчермәсен алу технологиясе, Scotchgard™ тукымалар өчен саклау капламасы, видеокассетлар, Scotch-Brite® губкалары һәм берничә яңа электр механик эшләнмәләрен тәкъдим итте.
Корпорация бүген дә нык позицияләрдә тора: һәр кеше көчле технологик платформаларга нигезләнгән продукция (дисплейларның яктылыгын арттыручы пленкалар, яктылыкны кире кайтаручы материаллар, реклама өчен график материаллар, проекцияле системалар) арасында яши.
“3М – җитди компания. Аның әйләнеше бөтен дөнья буенча 2014 елда 31 млрд. доллар тәшкил итте. 3М сәясәте инновацияләрне үстерүгә юнәлгән: корпорация яңа продуктларны уйлап табу белән билгеле, 3М фәнни-тикшеренү үзәге Мәскәүдә инде 8 ел дәвамында эшли. Без компания вәкилләрен “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының утырышында катнашырга чакырдык һәм мөмкин булган бердәм уйлап табулар аралашуның перспектив юнәлеше булып тора дип уйлыйбыз. Бүген Россиядә шундый җитештерү әле юк, бу йөз процентлы импорт алмашу булып тора”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.
Белешмә
3М компаниясе – утыздан артык электроника, энергетика, сәламәтлек саклау, куркынычсызлык, сәнәгать өлкәләрендә бизнес-юнәлешләрне берләштерүче халыкара җитештерүче корпорация. Компаниянең сатулар күләме елга 30 млрд. доллар тәшкил итә, барлыгы корпорациядә 70 илдә 88 мең кеше эшли.
3М компаниясенә биш эшмәкәр Ту Харборс шәһәрендә (штат Минессота, АКШ) 1902 елда нигез салды.
Корпорациянең юнәлешләре арасында - телекоммуникацион системалар һәм электротехник әйберләр, фармацевтика һәм сәламәтлек саклау, сәнәгать өчен материаллар, куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен материаллар һәм әйберләр.
Респираторлар һәм коррозиягә каршы капламалар компаниянең стоматологик продукциясе белән бергә Россиянең продуктлар базарында иң кирәк әйберләрнең өчлегенә керәләр.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте