Талия Миңнуллина Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручының Берләшкән Милләтләрнең Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы Генераль Директоры белән очрашуында катнашты

2015 елның 24 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстанның Хөкүмәт Йортында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Берләшкән Милләтләрнең Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы (ФАО) Генераль Директоры Грациано да Силва белән очрашу узды, чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Грациано да Силва Татарстанның ФАО белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Очрашу ахырында Казан аграр университеты һәм ФАО арасында ният турында килешүгә кул куелды.
Искә төшерик, Татарстан илнең авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать секторында алдагы позицияләрдә тора. Россиянең авыл хуҗалыгы җирләренең 2,2% кулланып, Россиянең якынча 5% авыл хуҗалыгы продукциясен чыгара.
Берләшкән Милләтләрнең Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы (ФАО) үз чиратында Берләшкән Милләтләр системасында авыл хуҗалыгы җитештерүен һәм авыл хуҗалыгы регионнарын үстерү проблемалары белән шөгелләнә торган алдагы оешма рәвешендә эшли. Оешма девизы: “дөньяны ачлыксыз төзергә ярдәм итәбез”.
 
Белешмә
ФАО га 197 әгъза керә (194 ил- әгъза, 1 оешма- әгъза (Европа Берләшмәсе) һәм 2 ассоциацияләнгән әгъза - Фарер утраулары һәм Токелау).
ФАО эшчәнлеге авыл хуҗалыгы үсеше, азык-төлекне яхшырту һәм азык-төлек куркынычсызлыгы проблемасын чишү – азыкның һәркемгә һәм һәрвакытта алырга мөмкинлек булу аша дөньяда ярлыкчылык һәм ачлык проблемаларының үткенлеген киметүгә юнәлгән. ФАО нейтраль форум, белем һәм мәгълүмат чыганагы рәвешендә эшли. Ул үсеш алучы һәм күчүче периодта булган илләргә авыл хуҗалыгы, балыкчылык һәм урман хуҗалыгын яхшыртырга һәм модернизацияләргә ярдәм итә.
 
ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International