Татарстанның уникаль тәҗрибәсе, инвесторлар белән дөрес эш итү, инвестицион сөйкемле булу турында уңай инвестицион климатны формалаштыру буенча Россия регионнарының иң яхшы тәҗрибәсе турында мәгълүмат тупланган махсус җыентыкта сөйләнәчәк. Бу Мәскәүдә 25 июньдә үткән Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат хәле милли рейтингы нәтиҗәләре буенча региональ башкарма хөкүмәт органнары өчен семинарда беленде.
Җыентыкны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы (ТР ИҮА), Татарстан хөкүмәте, Россия Федерациясенең башка субъектларының махсус хакимият органнары ярдәмендә Стратегик инициативалар агентлыгы әзерләчәк, сентябрь-октябрь айларында региональ хакимият өчен укыту чараларын үткәрергә планлаштырыла, ә бу елның ноябреннән киләчәк Милли рейтингны үткәрү кысаларында чараларга әзерләнү башланачак.
Искә төшерик, 50 күрсәткечне анализлау нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы беренче урынны алды. Нәтиҗәләр турында 2015 елның 19 июнендә Петербург халыкара икътисади форумында (ПХИФ) әйттеләр. Форумда Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән делегация составында ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты. Милли рейтинг дәрәҗәле конкурс булып тора, аның җиңүчеләрен Россия Президенты Владимир Путин ПХИФ-2015 пленар утырышында котлады, ә инвестицион сөйкемлелек югары булмаган кайбер Россия Федерациясе субъектларында кадрларда үзгәрешләр үткәрергә карар ителде (хәтта дәүләт органнарының башлыкларын эштән чыгару).
“Еллык милли рейтингын оештыру федераль үзәкнең заманлы һәм эффектив адым булып тора, ул уңыш эшнең тарихын күрсәтергә генә түгел, әмма Россия регионнарына инвестицияләрне җәлеп итү буенча эшен яхшырту, отышлы территорияләрнең тәҗрибәсен өйрәнергә мөмкинлек бирә,, чөнки – инвестицион сөйкемлелек – бөтенмилләт бурычы. Без алдагы көннәрдә дә инвестицион сөйкемлелек мелодиясен башкаручы бөтенроссия оркестрында беренче скрипканы уйнарга әзер. Шул ук вакытта җиңүне сакларга җиңүне яулап алудан авыррак, шуның өчен безнең беренчелек – зур җаваплык һәм алдагы яхшыруга стимул”, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.
Белешмә
Мәскәүдә үткән семинар барышында рейтинг нәтиҗәләре буенча публика алдында фикер алышу һәм сорау-җавап сессиясе оештырылды. Семинарда докладлар белән СИА, Россия Сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берләшмәсе, Россия Сәүдә-сәнәгатый палатасы, консалтинг оешмалар вәкилләре һәм белгечләр комиссияләре әгъзалары чыгыш ясадылар.
Рейтингны бәяләүдә юнәлешләр, интеграль индекс һәм методология белән бәйләнгән сораулар җентекләп каралды, регионнарда рейтинг нәтиҗәләрен информацион алып бару буенча тәкъдимнәр бирелде. Аерым Россия субъектларында инвестицион климатны яхшырту буенча алдагы адымнар һәм рейтингның иң яхшы тәҗрибәләрен җыю буенча мәсьәләләре каралды.
25 июньдә үткән семинарны Яңа проектларны алга таба мавыктыру буенча стратегик инициативалар агентлыгы оештырды. Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев катнашты.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте