Ришвәтчелеккә каршылык күрсәтү: дәүләт, җәмгыять һәм яшьләр эше

2015 елның 29 июне, дүшәмбе

Соңгы елларда Россия Федерациясендә ришвәтчелеккә системалы каршылык күрсәтү буенча актив эш бара. Шулай Россия Президенты дәүләт хезмәткәрләренең отчет бирүдә тагын да катырак тәртипләрне кертте, дәүләт аппаратының функцияләштерүне билгеләүче ачык критерияләр һәм чикләмәләр федераль кануннар ярдәмендә куелды.

Татарстан Республикасы кебек алда баручы Россия Федерациясе субъектында ришвәтчелеккә каршылык күрсәтү буенча системалы эш дөньяда иң яхшы тәҗрибә, аеруча Сингапурның тәҗрибәсен исәпкә алып федераль һәм республика канунчылыгы буенча алып барыла (Сингапур белән актив аралашу 2010 елдан алып барыла, анда хылкара рейтинглар буенча ришвәтчелек бетерелде).

Бөтенреспублика эшендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы – чит ил инвесторлары белән турыдан туры эшли торган һәм дәүләт хезмәтен эффектив күрсәтүче, шул ук вакытта дәүләт милкен урлауны һәм ришвәтчелекне рөхсәт итмәүче дәүләт органактив катнаша.

Агентлык “2015-2020 елларга Татарстан Республикасының ришвәтчелеккә каршы сәясәтне тормышка ашыру” дәүләт программасы чараларын үткәрүдә актив катнаша, аның турында 26 июньдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы карамагындагы Ришвәтчелеккә каршылык күрсәтү буенча комиссия утырышында сөйләделәр.

Дәүләт программасын тормышка ашыру турында доклад белән Агентлык җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев чыгыш ясады: ТР ИҮА расланган план буенча эшли.

ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләгәнчә, ришвәтчелеккә бөтеняклы каршылык күрсәтү кебек мөһим бурыч бары тик җәмгыятьнең катнашуы белән мөмкин, аеруча яшь буыннарның катнашуы, чөнки аларның социаль тәртипләре күп мәсьәләләрдә дәүләт органнарныңфункцияләштерү үзенчәлеген билгеләчәкләр. Шуңа күрә ТР ИҮА яшьләр белән эш итүгә зур игътибар итә.

Билгеләнгән проектлар турында ТР ИҮА карамагындагы ҖӘмгыяви Советы әгъзасы, КФУ Идарә итү, икътисад һәм финанслар институтының кеше ресурслары белән идарә итү кафедрасының доценты, социологик фәннәр кандидаты Оксана Юрьева сөйләде. Комиссия әгъзаларына “КФУ 3 курс студентларының интеллектуаль карталар” (“Дәүләт һәм муниципаль идарә итү” юнәлеше) проекты кысаларында эшләр мисаллары тәкъдим ителде, анда активистлар ришвәтчелеккә каршылык күрсәтү буенча үзенең уйларын график формасында күрсәттеләр. Моннан башка комиссия әгъзаларына КФУ 3 курс студентларының “Ватан һәм чит ил ришвәтчелеккә каршылык күрсәтү тәҗрибәсе” темасына басылып чыккан чыганакларның анализы бирелде  (“Дәүләт һәм муниципаль идарә итү” юнәлеше).

ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина, комиссия утырышын тәмамлаганда, шундый эш Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе белән туры аралашуда барырга тиеш, аңа ТР ИҮА эше буенча отчет һәм тәкъдимнәр биреләчәк дип ассызыклады.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International