ДХП яңа заманы: Россиядә 1,3 трлн. сум кыйммәттәге проектларга юл ачык?

2015 елның 3 июле, җомга

Россиянең дәүләт-хосусый партнерлык (ДХП) өлкәсендә бик мөһим вакыйга булды: Россия парламентының “аскы” палатасы ДХП турвнда канун кабул итте – Россия Федерациясендә беренче тапкыр. РФ Икътисади үсеш министрлыгы мәгълүматы буенча Россиядә тиешле канун булмаганга күрә 1,3 трлн. сум тәшкил итүче 130 проектның тормышка ашыруы тукталды.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләгәнчә, “Россия Президенты канун астына имзасын куйганнан соң ИҮА “Татарстан Республикасында дәүләт-хосусый партнерлык турында” республика канунына кирәкле үзгәртүләрне әзерләчәк, шулай ук дәүләт-шәхси партнерлыкның яңа механизмнарын актив кертүгә керешәчәк, бу инвестицион өлкәсе үсешенә яңа импульс бирәчәк”.

Искә төшерик, ТР ИҮА “хосусый инвестицияләр һәм дәүләт-хосусый партнерлык өлкәсендә инвестицион эшчәнлек үсеше белән идарә итү” өчен җаваплы.

Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов карары буенча Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина шулай ук Татарстан Республикасыннан ДХП халыкара стандартларын алга таба мавыктыру һәм уйлап табу мәсьәләләре буенча БМО (рус. ООН) Европа икътисади комиссиясендә белгечләр группасы белән аралашуын оештыру өчен җаваплы шәхес булып тора.

Канунга озак юл

1 июльдә өченче карауда Дәүләт Думасы кабул ителгән “Россия Федерациясендә дәүләт-хосусый партнерлык, муниципаль-хосусый партнерлык һәм Россия Федерациясенең аерым канун актларына үзгәртүләрне кертү турында” канун проектын парламентның “югары” палатасы - Федерация Советы 2015 елның 8 июлендә карачак һәм Россия Президентына раслау өчен киләчәк дип көтелә.

ДХП турында федераль канун проекты беренче карауда 2 ел элек – 2013 елның апрелендә расланды.

Канун 2016 елның 1 гыйнвареннән эшли башлачак дип планлаштырыла.

Канун проекты нәрсә турында?

Дәүләт Думасы кабул иткән канун проекты буенча ДХП (МХП) турында килешү объектларының ябык исемлеге булдырыла. Алар арасында: хосусый машина юллары һәм аларның өлешләре, күперләр, юл хезмәте объектлары, портлар, аэропортлар, электр станцияләре, гидротехник корылмалар, ясалма утраулар, территорияләрне төзекләндерү объектлары, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спрорт, туризм, халыкны социаль тәэмин итү, каты коммуналь калдыкларын эшкәртүче һәм утильләштерүче объектлар. Җылылык энергиясе чыганаклары, җылылык элемтәләре, су белән тәэмин итү һәм суны читкә юнәлдерү объектларына караган ДХП килешүләре рөхсәт ителми.

Канун проекты буенча бары тик Россия юридик шәхес һәм дәүләт катнашуы белән булмаган (яисә дәүләт һәм муниципаль унитар оешмалар, шулай ук дәүләт контролендә булган хуҗалык җәмгыятьләре була алмый) хосусый партнер рәвешендә була ала.

Хәзерге көнгә кадәр Россиядә ДХП ның бары тик бер формасы гына кулланылды – концессион килешүләр. Әмма дөньяда барлыгы 20 дән артык формалары бар. ДХП күп формаларның концессиядән аермасы – килешү объектына хосусый милек хакы барлыкка килү мөмкинлеге. Активны милеккә алып, аны, мәсәлән, банкларга залог рәвешендә кулланырга була. Канун проектының әлеге өлеше РФ Дәүләт Думасында бәхәсләр тудырды, чөнки депутатлар фикере буенча бу яшерен приватизацияләү хәтәрләренә китерәчәк. Канун проектының расланган вариантында әлеге хәтәрләр шул ДХП турында килешү буенча йөкләмәләр объект артыннан бара һәм мәшәкатьле сыйфат рәвешендә теркәлә дигән хәл белән төшерелгән. Монда әгәр проектка дәүләт инвестицияләрнең күләме хосусый инвестицияләр күләменнән артыграк булса, килешү беткәннән соң объектны җәмгыять милегенә күчерергә мәҗбүри.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International