6 июль иртәсендә Казан Кремлендә Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов БРИКС илләренең яшьләр делегацияләренең җитәкчеләрен кабул итте. Очрашуда Россиянең яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыгы җитәкчесе Сергей Поспелов, Бразилия яшьләр эшләре буенча Милли сәркатибы Габриэль Медина де Толедо, Һиндстан яшьләр һәм спорт буенча министрлыгының яшьләр эшләре буенча департаменты җитәкчесе ШРИ Раджеев Гупта, Яшьләр Бөтенкытай Федерациясе вице-президенты ДЖОУ Чангкуй, Көньяк-Африка Республикасы Яшьләр үсеше милли агентлыгы җитәкчесе Хатутшело Рамукумба катнаштылар. Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Искә төшерик, БРИКС I Яшьләр саммиты Казанда 4 июльдә ачылды. Татарстанга Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк-Африка Республикасыннан – дәүләтара берләшмәсе БРИКС ны барлыкка китерүче илләрдән 200 дән артык делегат килде. Казан Ратушасында 4 июльдә чыгыш ясаганда Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов түбәндәге сүзләрне билгеләде: “Без Россия җитәкчелегенә БРИКС Беренче Яшьләр саммитын үткәрү урыны булып Казан шәһәрене сайлау өчен рәхмәтле. Без бу вакыйганы бик көттек”.
Казан Кремлендә үткән очрашу барышында “юл картасы” – БРИКС илләренең яшьләр хезмәттәшлеген үстерү буенча алдагы адымнар планына (Хезмәттәшлек меморандумы) кул куелды.
“БРИКС Яшьләр саммиты кебек чаралар эш масштабын киңәйтүгә ярдәм итә, яисә безнең ил һәм республика территориясендә генә түгел, әмма башка континентларда ниятләрне тормышка ашырырга ярдәм итә. Яшьләр һәм гуманитар юнәлеш – киң масштаблы аралашуның аерылгысыз өлеше, алар арасында икътисади һәм инвестицион аралашу да бар”, - дип чарада катнашкан Талия Миңнуллина билгеләде.
Белешмә
БРИКС – Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк-Африка Республикасының формаль булмаган дәүләтара берләшмә. Әлеге илләр дөньяда 25% тан артык җирдә урнаша, җир шарының 40% халыкы яши һәм 15,435 трлн. $ берләшкән тулай эчке продуктны тәшкил итәләр.
Бразилия, Россия, Һиндстан һәм Кытай дөнья күрсәткечләреннән якынча 40% бодай (260 млн. т), 50% дуңгыз ите (50 млн. т. артык), 30% кош ите (30 млн. т. артык), 30% сыер итен (якынча 20 млн. т) җитештерә.
2014 елның 15 июлендә Бразилиядә БРИКС илләренең 100 миллиардов доллар тәшкил итүче шартлы валюта резервлары пулын булдыру турында килешүгә кул куелды.
БРИКС илләренең VII саммиты Уфада 8-10 июльдә үтәчәк.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте