Бүген Россия парламентының “югары” парламенты (Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советы) “Россия Федерациясендә дәүләт-хосусый партнерлык, муниципаль-хосусый партнерлык һәм Россия Федерациясенең аерым канун актларына үзгәртүләрне кертү” Федераль канун проектына рөхсәт бирде.
Искә төшерик, 1 июльдә Россия Дәүләт Думасы әлеге актны кабул итте. Якын көннәрдә документ астына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кул куячак дип көтелә. Канун 2016 елның 1 гыйнвареннән эшли башлачак дип планлаштырыла.
Федераль канун проекты буенча әгәр проектка дәүләт инвестицияләрнең күләме хосусый инвестицияләр күләменнән артыграк булса, килешү беткәннән соң объектны җәмгыять милегенә күчерергә мәҗбүри.
ДХП (МХП) турында килешү объектларының ябык исемлеге булдырыла. лар арасында: хосусый машина юллары һәм аларның өлешләре, күперләр, юл хезмәте объектлары, портлар, аэропортлар, электр станцияләре, гидротехник корылмалар, ясалма утраулар, территорияләрне төзекләндерү объектлары, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спрорт, туризм, халыкны социаль тәэмин итү, каты коммуналь калдыкларын эшкәртүче һәм утильләштерүче объектлар. Җылылык энергиясе чыганаклары, җылылык элемтәләре, су белән тәэмин итү һәм суны читкә юнәлдерү объектларына караган ДХП килешүләре рөхсәт ителми.
Канун проекты буенча бары тик Россия юридик шәхес һәм дәүләт катнашуы белән булмаган (яисә дәүләт һәм муниципаль унитар оешмалар, шулай ук дәүләт контролендә булган хуҗалык җәмгыятьләре була алмый) хосусый партнер рәвешендә була ала.
Хәзерге көнгә кадәр Россиядә ДХП ның бары тик бер формасы гына кулланылды – концессион килешүләр. Әмма дөньяда барлыгы 20 дән артык формалары бар. ДХП күп формаларның концессиядән аермасы – килешү объектына хосусый милек хакы барлыкка килү мөмкинлеге. Активны милеккә алып, аны, мәсәлән, банкларга залог рәвешендә кулланырга була. Канун проектының әлеге өлеше РФ Дәүләт Думасында бәхәсләр тудырды, чөнки депутатлар фикере буенча бу яшерен приватизацияләү хәтәрләренә китерәчәк. Канун проектының расланган вариантында әлеге хәтәрләр шул ДХП турында килешү буенча йөкләмәләр объект артыннан бара һәм мәшәкатьле сыйфат рәвешендә теркәлә дигән хәл белән төшерелгән.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте