7 июльдә Татарстан башкаласының «Корстон» кунакханә комплексында «Иртәгә шәһәрләр һәм территорияләр: уңай үзгәрешләр инструментарие» урбанистик конференциясе үтә.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, федераль (РФ Төзелеш министрлыгы һәм РФ Икътисади үсеш министрлыгы) һәм республика дәүләт органнары вәкилләре, эшмәкәрләр, белгечләр һәм җәмгыять вәкилләре катнаштылар. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгыннан чарада Агентлык җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев катнашты.
Рөстәм Миңнеханов шәһәр тирәлеге үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча сөйләшү барышында иң яхшы дөнья стандартлары нигезендә төзекләндерү кирәклеген ассызыклады:
“Су буенда матур урыннар булса, бүген алар хосусыйлаштырылган яисә аларга килү мөмкинлеге чикләнгән, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу зоналарны тәртипкә китерү өчен, гражданнар килеп йөри алсын өчен катлаулы юл үтәсебез бар. Моннан тыш, аларны кызыклы итәргә, кешеләрне җәлеп итәрлек урыннарга әверелдерергә, шул ук вакытта бу зоналарны карап тору өчен кирәкле керем китерерлек итәргә кирәк. Без Кабан күле ярыннан уздык һәм аны тәритипкә китерергә кирәклеген аңладык. Без аңлаганча, тәртипкә китерү нәрсә дигән сүз? Бу – сукмаклар, утыргычлар һәм, бәлки, ниндидер бер көймә шунда. Ә бит бөтен дөнья шулкадәр алга киткән. Без төрле илләрдә яр буйларын карап йөрибез бит, шул исәптән Мәскәү коллегаларыбыз корганнарны да. Алар безне күп нәрсәләргә өйрәтә ала. Казансу елгасы яр буенда без ясый башлаган элементар нәрсәләр дә хәтта бүген шәһәрдә кешеләр иң күп йөри торган урынга әверелеп бара. Без кешеләр үзләренә рәхәт, ял итәрлек урыннарда йөрергә тиешлекне аңлыйбыз. Шулай итеп, без “Парклар һәм скверлар” программасыннан башладык, су киңлекләре, су саклау зоналары да – зур байлык бит”.
Конференция кысаларында “Хәзерге заман шәһәрендә су» пленар утырышы”, “Иҗтимагый инфраструктура: бюджет акчалары кытлыгы шартларында үсеш” түгәрәк өстәле, “Иннополис: Россиядә беренче XXI гасыр шәһәре” түгәрәк өстәле һәм “Шәһәргә идарәдә гражданнарның катнашуы” темасына пленар утырыш кебек чаралар үтте.
Интернеттагы конференция сайтында билгеләгәнчә, Татарстан өчен сулыклар мөһимлеген артык зур бәя бирергә авыр. Гидрографик элемтә регионның тирәлек структурасының үзенчәлекләрен күрсәтә һәм аның хуҗалык эшчәнлегенең нигезе булып тора. Нәкъ су каркасы Республика җитәкчелегенең озак вакытлы тырышлык куюның төп зонасын формалаштыра. 2030 елга кадәр Татарстанның социаль-икътисади үсеш стратегиясендә әлеге зона “Идел-Кама үсеш полюсы – лидерлык территориясе” кебек билгеләнә. Перспективада монда “Идел-Кама метрополисы” – Республиканың өч зур агломерациясен: Казан, Кама һәм Әлмәт районнаның берләштергән мегашәһәр регион формалашачак. Моннан башка Стратегиядә регион үсешенең алдагы проекты рәвешендә Татарстанның яр буе шәһәрләрен һәм муниципаль районнарын берләштерүче “Идел-Кама ташкыны” эко-зонасы билгеләнгән. Соңгы унъеллыкларда Казан – тагын бер Россиянең иң тиз үсүче шәһәрләрнең берсе, Роспатентта Казан “Россиянең өченче башкаласы” рәвешендә теркәлгән, аеруча зур вакыйгалар белән бәйләнгән мегапроектларга нигезләнгән шәһәр үсеше моделе булганга күрә Казанда тиз үзгәрешләр үтә дип конференцияне оештыручылар билгели.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте