Иннополиста үткән “Татарстан – бизнес өчен таяныч” форумында Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов берничә программалы инициативалар белән чыгыш ясады.
Россия Федерациясенең субъектларында инвестицион климат хәле милли рейтингында Татарстанның җиңүенә аңлатма биргәндә Рөстәм Миңнеханов түбәндәге сүзләрне билгеләде: “Татарстан – илнең иң уңышлы регионнарның берсе. Әмма без дә идеаль түгел. Без күп һәм күп эшләргә тиеш... Безнең өчен иң төп – Сезне борчыганны ишетү, нәрсә эшләргә кирәклеген белү”.
“Без кечкенә регион түгел, республикада 3,8 млн кеше яши. Бездә зур потенциал, без халыкны 2-3 миллион кешегә арттыра алабыз, ә бу эчке куллануның тагын да югарырак дәрәҗәсе, башка мөмкинлекләр”, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Республика лидеры билгеләгәнчә, чит ил инвесторларына гына түгел, безнең халыкка да кирәк булачак эш урыннары, белем һәм ресурс үзәкләре, инфраструктураны булдыру буенча һәрвакыт һәм системалы эш кирәк булачак. Мисал рәвешендә республика лидеры шулай ук чит ил инвесторларының балаларын укыту өчен кирәк булган бөтен шартлар булган халыкара белем мәктәбен (Алабуга районында Alabuga International School) китерде.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина түбәндәге сүзләрне билгели:
“Халык санын арттыру, шулай ук квалификацияле эшчеләрне җәлеп итү аша, Стратегия 2030 тә билгеләнгән бурычларның берсе булып тора. Татарстан бүген дә тартым үзәге булып тора, әмма бүген сүз сыйфатлы яңа дәрәҗәгә күчү – глобаль конкурентлы тотрыклы регион, “Идел-Кама” үсеш полюсының драйверына әйләнү турында бара. Татарстанда күп кеше яшәсә, эшләсә һәм кеше капиталы сыйфатлырак булса, безнең республикада җитештерүне булдырырга һәм инвестицияләргә күбрәк теләүчеләр булачак. Татарстанлылар өчен бу башта үз үзен реальләштерүнең яңа мөмкинлекләр һәм инфраструктура үсеше булып тора”.
Форум сайтында “Яшәү һәм бизнес өчен регионны сайлауга тәэсир итүче факторлар” (http://tatforum.org/vopros/) сорау алуын үтүен билгелик.
Искә төшерик, Иннополиста 15-16 июльдә “ОПОРА России” Кече һәм урта бизнесның җәмгыяви оешмасы һәм Татарстан Республикасының Хөкүмәте оештырган “Татарстан – бизнес өчен таяныч” Кече һәм урта бизнесның Бөтенроссия форумы үтә. Форум эшмәкәрлек идеясын алга таба мавыктыру һәм регионда кече һәм урта бизнесны үстерү һәм ярдәм итү өлкәсендә Татарстан мөмкинлекләрен күрсәтү, бу эшмәкәрләр, инвесторлар һәм хакимият органнары арасында диалог өчен регионда ачык мәйданнырының берсе булып тора.
Чара программасы эшмәкәрлек үсеше сораулары буенча сөйләшүләр, яңа шәһәрмөмкинлекләре презентациясе, Татарстанда бизнесны үстерү өчен иң зур инфраструктур мәйданнарын күрсәтү, алдагы Россия белгечләренең мастер-классларны үз эченә ала. Форум кысаларында 50 дән артык регионнан “Опоры России” лидерларның корылтае үтә.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте