Инвестицияләр өлкәсендә июль яңалыкларының берсе Россиядә рейтинг эшчәнлеген норматив тәртипкә салуын булдыру булып торды.
2015 елның 13 июленнән Россия Федерациясенең Федераль кануны N 222-ФЗ “Россия Федерациясендә кредитлы рейтинг агентлыклары эшчәнлеге турында, “Россия Федерациясенең үзәк банкы турында” Федераль кануны 76[1] кә үзгәртүләрне кертү турында һәм Россия Федерациясенең кайбер канун актларының кагыйдәләренең эшләмәвен дип табу” рейтинг эшчәнлегенең төп төшенчәләрен һәм аны Россиядә тормышка ашыру, агентлыкларның аккредитациясенең тәртибен билгели.
Белгечләр яңа федераль канунның чыгуын 2015 елның башында Россия рейтингын бернәрсәгә дә нигезләнмичә төшергән кайбер Көнбатыш һәм халыкара агентлыкларның эшчәнлеге белән бәйлиләр. Шул ук вакытта, мәсәлән, Кытай агентлыгы Dagong Global Credit Rating Россия икътисадының потенциалын шактый югары бәяли.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина түбәндәге сүзләрне билгели:
“Россия инвестицион канунчылыгы төрле сораулар буенча дөнья трендларыннан артта кала һәм рейтинг агентлыклары турында канун – аны яхшырту юлында адым булып тора. Ватан рейтинг агентлыклары элек тә эшләделәр, әмма хәзер федераль дәрәҗәдә норматив тәртипкә салу әлеге эшчәнлек төрен яңа биеклекләргә күтәрә, ә объектив, нигезләнгән билгеләүдә кызыксынган инвесторларда хәл итү– инвестицияләргәме, кайда һәм кайчан өчен мөһим булган мәгълүматны сайлауда өстәмә мөмкинлекләре барлыкка килде”.
Канун буенча “Россия Федерациясендә рейтинг эшчәнлеген кредитлы рейтинг агентлыклар реестрына шундый шәхесләр турында мәгълүматны Россия Банкы керткәннән соң хуҗалык җәмгыятенең оештыру-хокукый формасында барлыкка килгән юридик шәхесләр башкара ала”.
Шулай, яңа канун буенча аккредитация белән Россия Федерациясенең Үзәк банкы шөгылләнә. ҮБ билгеле реестрны алып бара, тикшерүләрне башкара, боерыклар юнәлтә һәм башка тәэсир итү чараларын куллана. Агентлыкның үз капиталының минималь күләме 50 миллион сум тәшкил итәргә тиеш. Рейтинг эшчәнлеген башка эшчәнлек белән үткәрергә ярамый. Аккредитация алмаган агентлыклар Россиядә эшли алалар, әмма РФ канунчылыгында кредитлы рейтингларына сылтамаларда бары тик аккредитация алган агентлыклар ясаган рейтинглар кулланылырга рөхсәт ителә.
Канун буенча рейтинг агентлыгы бөтен сәяси һәм икътисади тәэсирләрдән эшчәнлегенең бәйсезлеген, кызыксынуларның конфликтларын булдырмавын тәэмин итергә тиеш. Монда ул милли рейтинг шкаласы буенча бирелгән, чит илләр һәм халыкара берләшмәләр карарына нигезләнгән рейтингларны кире кайтара алмый.
Хәзерге вакытка аккредитация алган рейтинг агенлыкларының Россия реестрына 9 компания керә, алар арасында чит ил агентлыкларының филиаллары - Moody's Interfax, "Мудис Восточная Европа" ҖЧҖ, Fitch һәм S&P, Милли рейтинг агентлыгы, РА АК&М, "Рус-Рейтинг", "Эксперт РА" Рейтинг агентлыгы ЯАҖ һәм "Эксперт РА" Рейтинг агентлыклары группасы ҖЧҖ бар.
Канунның тулы текстын “Россия газетасы”ның сайтында карарга мөмкин: http://www.rg.ru/2015/07/17/reiting-dok.html
Белгечләр фикерләре:
RAEX Башкарма директоры Павел Самиев: “Без кабул ителгән канунның позитив бәялибез, чөнки нәтиҗәдә базарның бөтен тәкъдимнәре исәпкә алынды. Шулай ук процедуралар һәм тәгъбирләр исәпкә алынды – нәрсә ул рейтинг эшчәнлек, аналитикларга таләпләр, хокуклар һәм бурычлар. Беренче версиядә бөтен әйбер аңлаешлы булмаган, ә бу рейтинг эшчәнлеге өчен әлбәттә ярамаган. Без дөнья тәҗрибәсенә, аеруча ESMA Европа регуляторына туры килер өчен терминнар һәм билгеләмәләр буенча аңлатмалар бирдек. Нәтиҗәдә канун тексты тәгъбирләре өлкәсендә төзәтелде, ул Гражданлык кодексы һәм эшчәнлекнең халыкара стандартына каршы килми”.
"Рус-Рейтинг" Рейтинг агентлыгының методология буенча директоры Елена Николаенко: “Канун Америка агентлыклары өчен компромисс вариантында кабул ителде, ул Россиядә халыкара шкаласы буенча булган шартларда эшләү мөмкинлеген саклады, әмма шул ук вакытта көйләү максатында ил эчендә кабул итүче рейтинглар мөнәсәбәтендә тикшерү вәкаләтләрен регуляторга бирде”.
Милли рейтинг агентлыгының Генераль директоры Виктор Четвериков: “Өлкә агентлыклар эшчәнлеге һәм сыйфатлы һәм ачык бизнес моделен төзү өчен анык критерияләр алды. Канун һәм артыннан баручы норматив актлар агентлыкларга көйләүгә халыкара юлларны күбесендә кабатлаучы анык критерияләр белән туры килгән эшчәнлекне башкарырга мөмкинлек бирәчәк. Аеруча глобаль һәм локаль агентлыкларга таләпләрдә тигез мөнәсәбәтне билгеләргә кирәк. Без әлеге канунның өлкә үсешенә яңа этәргечен бирәчәк дип өметләнәбез” (“Россия газетасы” мәкаләсе буенча белгечләр сүзләре: http://www.rg.ru/2015/07/07/reitingi.html).
ТР ИҮА Матбугат хезмәте