Барысы кеше өчен: “Иннокам” инновацион-җитештерү концепциясе тәкъдим ителде

2015 елның 24 июле, җомга

 Бүген, 24 июльдә ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка “Иннокам” территориаль-аерымланган инновацион-җитештерү үзәген булдыру концепциясен күрсәттеләр. Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Рөстәм Миңнеханов, катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, “Иннокам” үзәге концепциясен булдыруын Россия Хөкүмәте хуплады, концепцияне тормышка ашыру буенча эш планы расландыдип әйтте. Концепцияне Дәүләт хезмәте һәм халык хуҗалыгы Россия академиясе уйлап тапты, презентациядә институт башлыгы Владимир Мау да катнашты.
“Иннокам” максаты “Россиядә иң яхшы инновацион-җитештерү үзәген булдыру, сәнәгый һәм технологик потенциал ын халык тормышын югары сыйфатка эффектив трансформацияләргә мөмкинлек бирүче перспектив үсеш моделен эшләү максатында югарытехнологияле кластерларны үстерү булып тора”.
Үз эченә Яр Чаллы, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Түбән Кама һәм Тукай шәһәрләрен алган, тулай региональ продуктның 26%, Бөтенроссия синтетик каучук күләменең 42% һәм 54% полимер җитештергән Кама агломерациясендә бердәм системага җитештерү, яңа уйлап табулар, җәмгыяви транспорт берләшкән кеше өчен яңа уңай  тирәлек булдырылачак.
Әлеге максатны эшнең төп юнәлешләр аша ирешергә планлаштырыла, алар арасында системаны барлыкка китерүче өлкәләр (машина төзелеше, нефть һәм химия, авыл хуҗалыгы сәнәгате һәм азык, җиһаз кластерлары, органик булмаган химия һәм минерал ашламалар) һәм алда баручы өлкәләрне үстерү, инновацияләрне кадрлар һәм инфраструктура белән тәэмин итү (мәсәлән, алдагы җайланмалар һәм машина төзелеше кластеры: экологик чиста җәмгыяви транспортын булдыру һәм киң тарату планлаштырыла).
ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина “Институциональ тирәлек” кебек юнәлешнең мөһимлеген ассызыклады: “Проект буенча әлеге юнәлеш буенча эш нәтиҗәсендә эш җитештерүчәнлеге үсәчәк, импорт алмашу мәсьәләсе шактый чишеләчәк, кеше капиталы яңа дәрәҗәгә чыгачак, ә рациональ табигать куллануы тормыш рәвешенең аерылгысыз өлешенә әйләнәчәк. Моның белән бергә концепциядә зур игътибар чит илләрдән югары технологияле инвестицияләрне җәлеп итү кебек инструментка бирергә кирәк. Инвестицияләр – Татарстан уңышының аерылгысыз өлеше”.
 
ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International