24 июльдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Карелия Республикасы делегациясе белән эшлекле очрашу үтте.
Россия Федерациясенең төньяк-көнбатыш регионының эшлекле даирәләр вәкилләре Татарстанга икътисади һәм инвестицион сәясәте өлкәсендә тәҗрибә алмашу һәм эшлекле элемтәләрен ныгыту өчен килделәр.
Делегация җитәкчесе, регионның икътисади үсеш министрның урынбасары Сергей Алимпиев ассызыклаганча, Карелия инвестицияләргә ярдәм итү һәм эшмэкәрлек инфраструктурасын булдыру, махсус икътисади дәрәҗәсе булган территорияләр белән идарә итү, региональ инвестицион стандартны кертү тәҗрибәсен өйрәнүдә кызыксынган.
"Без Татарстан логикасын аңлыйбыз: инвестицияләр, акчаны үз җиренә җәлеп итү - күчемсез милек һәм сәнәгый эшханәләр объектлары булдырыла, икътисади үсеш бара, яңа эш урыннары, салым керүе үсә", - дип Сергей Алимпиев билгеләде.
Программа кысаларында 23-24 июльдә делегация Татарстанның инвестицион инфраструктура объектлары (мәсәлән, "Химград" технополисы) һәм кайбер сәнәгый эшханәләрне карады, ТР икътисад министрлыгы һәм башка министрлыкларда очрашулар үткәрде.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте