"Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ Директорлар советы утырышында дөнья бренды

2015 елның 28 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ Директорлар советы  утырышы үтте, аны Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм  Миңнеханов үткәрде. Чарада холдингның Директорлар советы вәкиле булган Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Директорлар советында доклад белән 3М дөнья бренды вәкиле "3М Россия" ЯАҖ топ-менеджеры Петр Коротков чыгыш ясады. Ул компаниянең эшчәнлеге һәм яңа технологияләр турында сөйләде.

Шулай презентация кысаларында топ-менеджер югары технологияле фильтрлар (скважина эчендәге керамик комлы) турында сөйләде, аның ярдәмендә нефть бөтен тирәлектә чыгарыла ала диярлек.

Катылык, коррозиягә чыдамлык һәм махсус төзелеш кебек сыйфат ярдәмендә критик ком эрозиясе шартларында эрозиягә зур чыдамлык, ламинар агым һәм каналларның ябыла алмау үзенчәлеге тәэмин ителә. Әлеге җиһазларны куллану скважинаның ремонт ара периодын үстерергә, ком булмаган пласт флюидларын чыгару, пропант һәм гравий набивкасының өлешләр чыгуын туктатырга, скважина эчендәге һәм җир җиһазларының чыдамлыгын сакларга,  яисә ремонт һәм җиһаз алмаштыруга өстәмә акчаны тотмаска мөмкинлек бирә.

ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина ил һәм республика өчен дөнья брендлары инвесторларының мөһимлеген ассызыклый:

"3М - зур дөнья бренды. Аларның бүген Татарстанга керүе Россия базарының үсеш перспективасы турында әйтә. Бу компания инновацияләрне уйлап табуга зур күләмдә акча бирүче аз булган дөнья компанияләренең берсе булып тора, ә бу безнең өчен бик мөһим. Инновацион чишелешләр арзан түгел, әмма перспективада стратегик икътисади табышны без алар тудырган эффект аркасында алабыз.

Шундый инновациянең мисалы торба проекты булып тора. Торбаның эчке өслегенә үзәккә йөгерүче җиһазлар ярдәмендә тузан каплый торган 3М Scotchkote Pipe Renewal Liner 2400 капламасы эчә торган су тәэмин итүче системаларын траншеясыз ремонтларга мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә инфраструктураның хезмәт итү вакыты 50 дән артык елга озыная, торбаны тулысынча алмаштыру белән бәйләнгән эшкә караганда юл капламасын яңарту, ачу буенча эш күләме якынча 90% ка кими".

Искә төшерик, МИЗ "Алабуга"да заводның беренче линиясе эшкә әзер һәм 2015 елның азагыннан нефть һәм газ сәнәгате өчен коррозиягә чыдам капламалар җитештерәчәк. Җитештерүнең көтелгән күәте - елга 2,5 млн литр. 3М коррозиягә чыдам капламалар "Себер көче" (рус. "Сила Сибири"), "Төркия ташкыны" (рус. "Турецкий поток"), "Урта Азия-Кытай" ("Средняя Азия-Китай") торба үткәргечләре төзелешендә кулланыла.

Татарстанда 3М инвестицион проектларын ТР ИҮА алып бара. Бүген компания "ТАИФ" компанияләр группасы белән тыгыз бәйләнештә һәм "Татанефть" өчен тәкъдимнәр әзерли.

Утырышта, шулай ук, 2015 елның беренче яртыеллыгында республиканың нефть, газ һәм химия комплексы эшханәләренең эшчәнлек нәтиҗәләре турында төп доклад белән холдинг генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады. Чыгышта сөйләгәнчә, җитештерүнең үсеш темплары 1,2% тәшкил итте. 579 млрд сумга продукция чыгарылды, бу 2014 елның шул ук периодына караганда 16% ка күбрәк.

 ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International