Кытай төзелеш компанияләре хезмәттәшлеге белән инфраструктур проектларны үстерү

2015 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Агентлыкта Кытай граждан инженер-төзелеш корпорациясе вәкилләре белән аларның ТР Премьер-министры Ильдар Халиков белән очрашу алдыннан эш киңәшмәсе үтте. Корпорациядән очрашуда Россиядәге “Кытай граждан инженер-төзелеш корпорациясе (China Civil Engineering Construction Corporation, ССЕСС)” вәкиллегенең җитәкчесе Пэн Минкуань, Инвестицион фонд (Гонконг) Президенты Юань Шэнцзюн, “Кытай граждан инженер-төзелеш корпорациясе” ҖЧҖ Генераль директоры Вячеслав Корнилаев, “Внешэкономбанк” ААҖ “Проектлы финанслауның федераль үзәге” ААҖ Идарә итүче директоры Александр Яшечкин катнаштылар. Татарстан Республикасыннан очрашуда шулай ук Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрның урынбасарлары Андрей Егоров һәм Артем Чукин һәм Түбән Кама шәһәренең “Горэлектротранспорт” дәүләт унитар оешмасының генераль директоры Рафаил Хабибулин катнаштылар.

ССЕСС Кытай корпорациясе тимер юллар һәм инфраструктура төзелеше белән шөгелләнә, моннан башка Кытайның 3 провинциясендә шәһәр җиңел рельслы транспорт проектларын тормышка ашыруда катнаша.

Очрашуда Талия Миңнуллина ТР ИҮА эшчәнлеге, “бер тәрәзә” принцибы буенча проектларны алып бару механизмы, безнең республиканың инвестицион өлкәләре һәм инфраструктура объектлары турында җентекләп сөйләде.

Кытай компанияләр транспорт юлларын үстерү, югары тизлекле магистраль төзелеше кебек инфраструктур проектларына актив кушылалар. Талия Миңнуллина җитәкләгән эш киңәшмәсендә шул һәм башка проектларны тормышка ашыру өчен мөмкин булган финанс модельләре каралды.

 ССЕСС Кытай корпорациясе делегациясенең вәкилләре белән сөйләшү ТР  премьер-министры Ильдар Халиков очрашуында дәвам итте, анда корпорация җитәкчелеге шулай ук Мәскәү-Казан магистрален төзелешендә һәм башка транспорт проектларын тормышка ашыруда хезмәттәшлек итү теләге турында әйтте. Премьер-министр республика белән кызыксыну өчен делегация вәкилләрен рәхмәтләде һәм Кытай компанияләре белән уңышлы эш итү мисалы булып “Мастер” Кама индустриаль паркы мәйданында суыткыч җиһазлары һәм көнкүреш техниканы җитештерү буенча  “Хайер” (Haier) Кытай компаниясенең проектын китерде.

Белешмә. Берничә Россия регионнары аша үтүче “Европа-Көнбатыш Кытай” Югары тизлекле магистраль төзелеше булган автомагистральләрне модернизацияләү һәм яңаларны булдырудан тора. Татарстан Республикасында Мәскәү-Казан магистрале үтәчәк, аңа бу елның язындаа Кытай 300 млрд. сум кертергә тәкъдим итте. Татарстан Репспубликасында Кытай корпорацияләре белән эш итүнең уңышлы тәҗрибәсе бар, мәсәлән, бу елда тәмамланган “Аммоний” ААҖ аммиак, метанол һәм карбамид җитештерүе буенча Комплекс төзелешен тормышка ашыру.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International