РФ Хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведев “Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Россия Федерациясенең Сәүдә вәкиллеген Абу-Даби шәһәрендә ачу турында Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Хөкүмәте һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте арасында ноталар белән алмашу аша Килешүне булдыру турында” карарга кул куйды. Сәүдә, икътисади һәм техник хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча Хөкүмәтара Россия-Әмирлекләр комиссиясенең утырышы барышында Әмирлекләр ягы илдә Россия икътисади булуын киңәйтүдә кызыксынуын белдерде һәм Абу-Даби шәһәрендә Россия сәүдә вәкиллеген ачуга рөхсәт бирде.
Кул куелган карар буенча ноталар белән алмашу аша Абу-Даби шәһәрендә Россия сәүдә вәкиллеген ачу турында икеяклы килешү булдырыла. Килешү проекты Россиянең халыкара вәгъдәләренә туры килә һәм 2014 елның 29 маеннан Евразия икътисади берләшмәсе турында килешүнең кагыйдәләренә каршы килми дип Россиянең Икътисади үсеш министрлыгы билгели. Кабул ителгән карарлар илләр арасында икътисади элемтәләр һәм инвестицион хезмәттәшлек үстерүенә юнәлгән.
Мөселман һәм гарәп дөньясы илләре белән хезмәттәшлек Татарстанның тышкы икътисади эшчәнлегенең приоритетлы юнәлешләрнең берсе булып тора.
Һәр елны республика вәкилләре халыкара стратегик һәм инвестицион хезмәттәшлеккә юнәлгән Annual Investment Meeting (AIM) форумында катнашалар, 2015 елда форум мәйданнарында 140 илдән 500 компания тәкъдим ителде. Шулай ук AIM да танылган дөнья белгечләре, фән эшчеләре һәм практиклар катнаша.
AIM кысаларында Татарстанның инвестицион һәм икътисади потенциалы экспозициясен Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы оештыра.
2013 елдан Дубай шәһәрендә 25.04.2013нән Татарстан Республикасының Президентының N 197 боерыгына туры килеп Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты оештырган Сәүдә-икътисади вәкиллек эшли.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте