Казанда Коммерцияле булмаган социаль ориентлашкан III Республика форумы үтә

2015 елның 18 августы, сишәмбе

19 августта “Корстон”да Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән Коммерцияле булмаган социаль ориентлашкан III Республика форумының пленар утырышы үтәр. Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашыр.
Коммерцияле булмаган социаль ориентлашкан III Республика форумы Татарстан җәмгыяви тормышында иң зур вакыйгаларның берсе булып тора, 1000 нән артык кешесоциум үсешенең актуаль мәсьәләләре турында сөйләштеләр (бу Коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре, РФ һәм ТР Җәмгыяви палаталар, муниципаль оешмаларның җәмгыяви советлары, республиканың министрлыклар һәм идарәлекләр карамагындагы җәмгыяви советлар әгъзалары, дәүләт хакимияте һәм урынлы идарә, бизнес, фәнни берләшмә, массакүләм матбугат чаралары вәкилләре).
17-18 августта секцияләр (мәсәлән, “Социаль хезмәтне тормышка ашыруда  Коммерцияле булмаган оешмаларның эш эффективлыгы” темасы) түгәрәк өстәлләр һәм эш очрашулары үтте.
Форумда республиканың социаль-икътисади, җәмгыяви үсешенең мөһим мәсьәләләрен чишүдә социаль ориентлашкан Коммерцияле булмаган оешмаларның үсүче роле билгеләнде.
Коммерцияле булмаган оешмалар (КБО) һәм дәүләт арасында хезмәттәшлек үсешенә шактый Коммерцияле булмаган социаль ориентлашкан II Республика форумында Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгән тәкъдимнәрне тормышка ашыру, шулай ук 2014-2016 елларга дәүләт ярдәм итү Программасын булдыру ярдәм итте.
Әлеге хезмәттәшлеккнең яңа юнәлешләре социаль хезмәт сыйфатын арттыру, монополияләр эшенең җәмгыяви контроле, аерым гражданнар категориясенең хокукларын саклау буенча бердәм эшчәнлек булып торды.
Җәмгыять вәкилләре Татарстан Республикасының Җәмгыяви палатасының бөтен җәмгыяви хәрәкәтен координацияләүче мөһим үзәк кебек вәкаләтләрен алдагы киңәйтүен якладылар.
 Шулай ук Татарстан Республикасының Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты, Җәмгыяви палатасы, бизнес берләшмәсе, урынлы идарә итү һәм массакүләт матбугат хезмәтенә мөрәҗәгатьләр кабул ителер.
Пленар утырыш ахырында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш кертү өчен Татарстан Республикасы Президенты Премиясен алу өчен конкурста җиңүчеләргә мактаулы билгеләр һәм дипломнар бүләк итәр.

 ТР ИҮА Матбугат хезмәте,
ТР ФА һәм ТР ҖП материаллары кулланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International