Бүген “Корстон”да Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Бизнес һәм хөкүмәт: ачык сөйләшү” проекты кысаларында кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашу уздырды. Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Диалог режимында (“сорау-җавап”) сөйләшүдә республика шәһәрләре һәм районнарыннан эшмәкәрлек берләшмәсенең якынча 150 вәкиле катнашты.
“Сөйләшү” кысаларында хосусый балар бакчаларына ярдәм күрсәтү, фермерлар хуҗалыгын кредитлау, транспортны газ һәм мотор ягулыгына күчерү, республика шәһәрләрендә велосипед юлларын булдыру, хосусый индустриаль паркларны үстерү, туризм сферасы кебек темалар каралды.
“Мин берничә тапкыр әйткән идем инде, син республика яисә муниципаль дәрәҗәдәге чиновник булсаң, теләсә нинди тәнкыйтьне кабул итергә тиеш. Без тыңларга тиеш. Һәм без хәл итергә тиеш”, - дип Рөстәм Миңнеханов ассызыклады.
Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бөтен сорауларга җентекләп җавап бирде һәм республикада хөкүмәтһәм бизнес арасында аралашуны оештыру буенча системалы эш дәвам итәчәк дип әйтте. Якын көннәрдә ТР Президенты карамагындагы Эшмәкәрлек буенча советы булдырылачак.
Искә төшерик, 3 июндә үткән очрашуда Рөстәм Миңнеханов ТР ИҮА ролен дә билгеләде: Татарстанда җитештерүләрне ачу өчен керү ноктасы булып тора, алар арасында тышкы инвесторлар – кече һәм урта бизнес өчен. Үз чиратында ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина, эшмәкәрләргә мөрәҗәгать иткәндә, Агентлыкның хезмәттәшлеккә тулысынча ачык булуын ассызыклады.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте
(шулай ук ТР Президенты Матбугат хезмәте һәм ИА “Татар-информ” материаллары кулланылды)
Белешмә
“Бизнес һәм хөкүмәт: ачык сөйләшү” – Татарстан Республикасының министрлыклар һәм идарәләр җитәкчеләренең эшмәкәрләр белән регуляр рәвештә очрашу сериясе. Проект Татарстан Республикасының Президенты карамагындагы эшмәкәрләр хокукларын саклау буенча Вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов инициативасы буенча 2014 елдан башлап җибәрелде.
Проект максаты – хөкүмәтнең бизнес белән ачык диалог һәм туры сөйләшүне урнаштыру.