Бүген 2 сентябрьдә Министрлар Кабинеты сөйләшүләр залында Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясендәге Куба Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эмилио Лосада Гарсия һәм Куба авиациясе корпорациясе президенты (CACSA), генерал-майор Рамон Мартинес Эчеварри белән очрашу үтте.
Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе, “Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе” ААҖ Директорлар советы рәисе Талия Миңнуллина катнашты.
Яклар Россия-Куба мөнәсәбәтләре кысаларында Куба һәм Татарстан арасында хезмәттәшлек мәсъәләләренең киң спектры буенча сөйләштеләр, алар арасында сәнәгать, белем алу, медицина өлкәсендә аралашу механизмы һәм перспективалары булды.
Куба Латин Америкада Татарстанның иң мөһим сәүдә-икътисади партнерларның берсе булып тора дип билгелик. Мәсәлән, Куба Татарстанда җитештерелгән вертолетлар һәм медикаментларны сатып ала. Продукция Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
Искә төшерик, бу елның апрелендә Куба Республикасының Министрлар Советы рәисенең урынбасары, Сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба Хөкүмәтара комиссиясе рәисе Рикардо Кабрисас Руис җитәкләгән зур делегация Татарстан Республикасына килде.
2014 елның ноябрендә составына ТР ИҮА җитәкчесе кергән Татарстан делегациясе Азатлык утравына FIHAV 32-нче Халыкара Гавана Ярминкәсендә Россия Көнендә һәм Россия экспозициясе ачышында катнашу, шулай ук илнең Хөкүмәт әгъзалары белән сөйләшүләр үткәрү максаты белән килделәр.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте