Пәнҗешәмбе, 10 сентябрьдә Питрәч районында (Кощаково авылы) “Агромир Казан” күпләп сату, саклау һәм эшкәртү буенча үзәге төзелеше башлана. Россиядә әлеге үзәккә аналог юк. Проект презентациясендә һәм тантаналы церемониядә Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
10-45 тә башлана.
Проектның беренче чираты 2016 елның IV кварталында тәмамланачак һәм эшли башлачак. Тулы күләмдә “Агромир Казан” 2021 елда эшли башлый.
“Агромир Казан” авыл хуҗалыгы продукциясе сәүдәсе буенча күпләп сату, саклау һәм эшкәртү буенча үзәген булдыру буенча проект 2015 елның 18 июнендә Санкт-Петербургта үткән Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов һәм Кытай Халык Республикасының Дәүләт Советы Премьер урынбасары Чжан Гаоли җитәкләгән Инвестицион хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара Россия-Кытай комиссиясенең икенче утырышы нәтиҗәләре буенча приоритетлы проектлар исемлегенә кертелде.
“Агромир Казан” – сату сегменты өчен авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре һәм сатып алучылар арасында туры сәүдә контактларын урнаштырырга, җитештерүчеләр һәм сатып алучылар өчен үзара яраклы базар хакын билгеләргә, шулай ук Татарстанда җитештерелгән продукциясен сакларга һәм эшкәртергә мөмкинлек бирүче күппрофильле күпләп сату, саклау һәм эшкәртү буенча логистик платформа.
Төзелеш мәйданы - 49 гектар, алга таба төзелешнең гомуми мәйданы 148,7 гектар булыр дип көтелә. Беренче чиратта төзеләчәк биналар мәйданы - 150 мең кв. м., бөтен биналарның гомуми мәйданы - 504,4 кв. м. Үзәкнең территориясендә күпләп һәм ваклап сату яшелчә, җиләк-җимеш, ит һәм балык өчен павильоннар, саклау бүлмәләре, җиңел һәм авыр йөк машиналары өчен автостоянка, офислар, кафе һәм кунакханә комплексы кергән сәүдә-күргәзмә үзәк урнашачак.
Күпләп сату, саклау һәм эшкәртү буенча үзәк эшендә товар агымын оештыруга инновацион технологияләр кулланылды (транспортның төрле тизлек режимнарын урнаштыру мөмкинлеге, үзәккә уңай керү һәм чыгу юллары булу). Моннан башка азык-төлек сату 06:00 дан 22:00 кадәр барачак, бу яңа продуктларны теләгән вакытта алырга мөмкинлек бирә. Территориядә товар сыйфатын тикшерүче үз фитосанитар лабораториясе эшләчәк.
Инвестор - "Милли азык-төлек корпорациясе". Әлеге компания илебезнең авыл хуҗалыгы базарын үстерү, беренче чиратта Россия җитештерүчесен ә ярдәм итү һәм моның белән илнең азык-төлек куркынычсызлыгы үсешенә өлеш кертү белән шөгелләнә.
Проект Татарстан Республикасының Президент вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә һәм Татарстан хөкүмәте эше булдырылды. Проектны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы алып бара.
Проектның беренче чират инвестицияләр күләме 9 млрд сум тәшкил итәчәк. “Агромир-Казан” күпләп сату, саклау һәм эшкәртү буенча үзәк беренче этапта 117 мең кв. м. коммерция мәйданнарын эшкә кертәчәк (2021 елга – 357 мең кв. м.), 2000 артык эш урынын барлыкка китерәчәк. Бөтен дәрәҗәдәге бюджетларга салым керемнәре елга якынча 500 млн сум тәшкил итәчәк.
“Агромир Казан” югарытехнологияле проект импорт алмашу аша республика һәм илнең азык-төлек куркынычсызлыгын ныгытырга, Татарстан һәм Россиянең башка регионнарын сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итергә мөмкинлек бирәчәк”, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгели.
"Агромир-Казан" гади генә күпләп сату, саклау һәм эшкәртү буенча үзәк түгел, ул авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр һәм сатып алучылар өчен уңай һәм төптән уйланган шәһәр”, - дип Корпорация вәкиле һәм үзәкне төзү җитәкчесе Владимир Арефьев ассызыклый. – Проектны тормышка ашыру продукциягә гадел базар хакын урнаштырырга, импорт алмашу буенча куелган мәсьәләләрне чишергә, иң яхшы дөнья тәҗрибәсе һәп практикасына туры килеп сәүдә алып барырга мөмкинлек бирәчәк. Казанның уңышлы тәҗрибәсе киләчәктә башка регионнарга да таралачак”.
Массакүләм матбугат чараларын аккредитацияләү
Аккредитацияне алу өчен 2015 елның 9 сентябрь 14-00 гә кадәр Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Матбугат хезмәтенә түбәндәге мәгълүмат бирергә кирәк: журналистның ММЧ исеме, телефон номеры, фамилия, исем һәм атасының исеме, туу датасы.
Электрон почта: iskander.ahmedov@tatar.ru, тел. 8(843) 570-40-05 (контакт өчен шәхес – ММЧ белән эш секторының мөдире – Искәндәр Әхмәдов).
"Агромир Казан" сайты: http://agromir-kazan.ru/