Бүген Татарстанның Питрәч районында дөнья дәрәҗәдәге “Агромир Казан” күпләп сату, саклау һәм эшкәртү буенча үзәге төзелеше ачылды. Россиядә аңа аналог юк, ул илдә иң зур шундый үзәк булачак.
Тантаналы церемониядә Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ Икътисади үсеш министрның урынбасары Станислав Воскресенский, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, "Милли азык-төлек корпорациясе", “Агромир Казан” күпләп сату, саклау һәм эшкәртү буенча үзәге төзелешенең җитәкчесе Владимир Арефьев, Питрәч муниципаль районының башлыгы Эдуард Дияров катнашты.
Үзәк төзелешенең башлап җибәрү церемониясе берничә этаптан торды.
Рөстәм Миңнеханов һәм хөрмәтле кунаклар махсус ком “орлык” сәгатен әйләндереп төзелешне башлап җибәрделәр. Вакыт күп калмады: искә төшерик, проектның беренче чираты 2016 елның IV кварталында эшли башлачак.
Сәламләү сүзләреннән соң Рөстәм Миңнеханов белән диалогны робот Марат башлады. Робот исәнләште һәм кыюсызлык белән республика лидерына бергә фотографиядә төшергә тәкъдим итте, моңа Рөстәм Миңнеханов ризалык бирде һәм Маратка рәхмәт белдерде. Марат, үз чиратында, Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка уңышлар теләде.
Церемония барышында республика лидеры ТР ИҮА җитәкчесе белән бергә компания-инвестор вәкилләре белән инвест-кейсны тормышка ашыру һәм алдагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында уртаклаштылар.
Проект Татарстан Республикасының Президент вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә һәм Татарстан хөкүмәте эше булдырылды дип билгелик. Проектны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы алып бара. Инвестор - "Милли азык-төлек корпорациясе".
Катнашучылар сүзләре:
Татарстан Республикасының Президент вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов:
"Республикабызның географик яктан ураншуын файдага куллану буенча төрле планнар булды. Татарстан - авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче төбәкләрнең алдынгысы, һәм әлеге продуктларны алга этәрү мөһим. Шуңа күрә дөнья дәрәҗәсендәге мондый үзәк бик кирәк. Республика территориясендә күпләп сату-логистика үзәген ачу - җиңел эш түгел, әмма проект җитештерүче һәм кулланучылар арасында мөнәсәбәтләрне төптән үзгәртәчәк. Ышанам ки, үзәк киләсе ел ахырына эшли башлар, ләкин бүгеннән үк мәйданчыкны алга таба киңәйтү турында уйларга кирәк".
РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Станислав Воскресенский:
“Татарстанда инвесторлар белән эш итә беләләр. Даныгыз бөтен илгә яңгырый, шуңа күрә мондый зур күләмле проектның Татарстанда гамәлгә ашырыла башлавы очраклы хәл түгел. Әлеге проект белән инде Азия-Тын океан регионы инвесторлары кызыксына. Шуңа күрә нәкъ менә хәзер проект махсус булдырылган инвестицион хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай хөкүмәтара комиссиясенең өстенлекле проектлар иселегенә кертелде, - дип ассызыклады ул. - Проект артык арадашчылардан арынырга ярдәм итәр һәм товарларны китерүне ачык итәргә, иң мөһиме - кибетләребезгә илебез җитештерүчеләренә ишекләр ачыр дип өметәнәбез. Федераль дәрәҗәдә мондый проектларга ярдәм итәчәкбез".
“Агромир Казан” күпләп сату, саклау һәм эшкәртү буенча үзәге төзелешенең җитәкчесе Владимир Арефьев:
“Ел да үтмәде без регионга күпләп сату, саклау һәм эшкәртү буенча үзәген булдыру максаты белән килдек. Инде якын вакытта заманча, югары технологияле, инновацион үзәк “Агромир Казан” республика һәм якын регионнарның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен ишекләр ачачак. 700 мең югары технологияле продукция һәр елны беренче чиратны кертүдән соң тормышка ашырылачак. Бүген безнең алдында җитештерүчедән турыдан туры сатып алучыга товар үтү максаты тора. Алар Россиядә үстерелгән сыйфатлы һәм яңа продуктлар булачак. Бу импорт алмашу һәм илнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү булып тора. Без яхшы конкурентлык һәм ачык бәяләр барлыкка китерүне тәэмин итә”.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина:
“Беренче ябык сөйләшүләрдә без үзебез проектның масшабына шаккаттык, әмма ул реаль булып тора, нәкъ беренче чиратка кертелгән 9 млрд сум кебек.
Татарстан “Агромир”ы – Татарстан һәм Россиянең башка регионнары, беренче чиратта – Идел буе регионы халкының соравын канәгатьләндерүче федераль проект. Көчле социаль һәм икътисади эффект турында да онытырга кирәк түгел: 16 млрд инвестиция, 2000 эш урыны, елга 500 млн салым кереме – мөһим сан”.
Сайт проекта: http://agromir-kazan.ru/
Белешмә
“Агромир Казан” - сату сегменты өчен авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре һәм сатып алучылар арасында туры сәүдә контактларын урнаштырырга, җитештерүчеләр һәм сатып алучылар өчен үзара яраклы базар хакын билгеләргә, шулай ук Татарстанда җитештерелгән продукциясен сакларга һәм эшкәртергә мөмкинлек бирүче күппрофильле күпләп сату, саклау һәм эшкәртү буенча логистик платформа.
Проектның беренче чираты 2016 елның IV кварталында тәмамланачак һәм эшли башлачак. Тулы күләмдә “Агромир Казан” 2021 елда эшли башлый.
Проектның беренче чират инвестицияләр күләме 9 млрд сум тәшкил итәчәк. “Агромир-Казан” күпләп сату, саклау һәм эшкәртү буенча үзәк беренче этапта 117 мең кв. м. коммерция мәйданнарын эшкә кертәчәк (2021 елга – 357 мең кв. м.), 2000 артык эш урынын барлыкка китерәчәк. Бөтен дәрәҗәдәге бюджетларга салым керемнәре елга якынча 500 млн сум тәшкил итәчәк.
Күпләп сату, саклау һәм эшкәртү буенча үзәк эшендә товар агымын оештыруга инновацион технологияләр кулланылды (транспортның төрле тизлек режимнарын урнаштыру мөмкинлеге, үзәккә уңай керү һәм чыгу юллары булу). Моннан башка азык-төлек сату 06:00 дан 22:00 кадәр барачак, бу яңа продуктларны теләгән вакытта алырга мөмкинлек бирә. Территориядә товар сыйфатын тикшерүче үз фитосанитар лабораториясе эшләчәк.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте
Фото: Эмиль Хабибуллин
Кайбер өземтәләр ИА “Татар-информ” материалларыннан алынды