15 сентябрьдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасының Хөкүмәте һәм Словения Республикасының Хөкүмәте арасында икътисад, фән һәм технологияләр, тирә-юньне саклау, мәдәният һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында меморандумга кул куелды.
Документ астында имзаларны Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Хөкүмәт Рәисе урынбасары – Словения Республикасының чит эшләр министры Карл Эрьявец куйдылар. Меморандум рус, словен, татар һәм инглиз телендә кул куелды.
Чарада ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм республиканың Министрлар Кабинеты, Словен делегациясе әгъзалары катнаштылар.
“Без Россия регионнары белән хезмәттәшлекне үстерергә телибез һәм Словения компанияләре өчен Татарстанда күп мөмкинлекләр бар. Без мәгълүматлаштыру, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек өчен перспективалар ачылуын күрәбез. Без шул мөмкинлекләрне кулланырга телибез”, - дип Карл Эрьявец ассызыклады.
“Россия һәм Словения аралашуы өчен потенциал зур. Һәм Татарстанда һәм Словениядә яхшы озак мөнәсәбәтләре бар. Сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Словения Хөкүмәтара комиссиясе утырышының Казанда үтү – мөһим вакыйга”, - дип ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов билгеләде.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республикалар арасында аралашу инде урнаштырылды, әмма хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр күбрәк. Мәсәлән, машина төзелеше, автокомпонентлар җитештерүе, авыл хуҗалыгы сәнәгате, төзелеш, энергия саклау, азык-төлек, сәламәтлек саклау, фармацевтика һәм башка өлкәләрдә.
Искә төшерик, 2014 елның декабрендә ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан делегациясе составында Словениягә визит ясады, анда Татарстан-Словения бизнес форумы үтте. 2014 елның 19 декабрендә Люблянда XI Сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Словения Хөкүмәтара комиссиясе утырышы үтте.
Казанда Сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Словения Хөкүмәтара комиссиясенең пленар утырышы 17 сентябрендә үтәчәк.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте
(ИА “Татар-информ” материаллары кулланылды)