Казанда FINNOPOLIS ачылды: Россия Банкының башлыгы катнаша

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина FINNOPOLIS 2015 (17-18 сентябрь, Казан) катнаша.

Форумның миссиясе “финанслар технологияләре (FinTech) өлкәсендә бизнес һәм хөкүмәтнең ачык диалогы” булып тора.
Спикерлар Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ Үзәк банкы рәисе Эльвира Набиуллина, Сбербанк президенты Герман Греф, федераль хөкүмәт органнары, халыкара корпорацияләр һәм финанслар институтлары вәкилләре булды.
“Россиядә беренче тапкыр финанслар өлкәсендә югары технологияләргә багышланган шундый зур форум үтә. Һәм бу Татарстанда үтә. Безнең өчен бу кластерлы активацияләү һәм “акыллы” икътисадка адым. Бу инвестицияләргә ничек карый? Җавап – турыдан туры. Татарстанда инвестицияләр һәм югары технологияләр бергә бара, ә киләчәктә шул интеграция ныгачак”, - дип FINNOPOLIS чараларында катнашучы Талия Миңнуллина билгеләде.
Форумның пленар утырышында катнашучы танылган икътисадчы, Сбербанк президенты Герман Греф ассызыклаганча, республикада эффектив хакимият системасы бар: “Иң алда баручы Хөкүмәтләрнең берсе – Татарстан Хөкүмәте”. Искә төшерик, Татарстан һәм Сбербанк шулай ук ислам финанслар һәм акча түләнми торган исәпне кертү өлкәсендә хезмәттәшлек итә, 14 июльдә тиешле килешүгә кул куелды.
Оештыручылар (Россия Банкы һәм Татарстан Хөкүмәте) билгеләгәнчә, Форум финанс базарын дигитализацияләү өлкәсендә иң төп вакыйга булырга тиеш – финанс базарында цифрлы технологияләрне куллану буенча профессиональ фикер алышу, яңа чишелешләр һәм мөмкинлекләрне күрсәтү, программалы һәм аппарат чишелешләр өлкәсендә дөнья брендлары буенча фикер алышу үткән мәйдан. Finnopolis бирелгән өлкәдә эре Россия, киләчәктә халыкара ярминкәсе булачак. Форумның аерым максаты финанс базарын дигитализацияләүгә багышланган стартап индустриясенә ярдәм итү һәм аны күрсәтү булып тора.
 
Катнашучылар сүзләре:

Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов:

“Республика очраклы рәвештә генә түгел әлеге чараны үткәрү өчен сайланды. Татарстан Россиянең алда баручы регионнарның берсе буларак бөтен өлкәләрдә инновацион технологияләрне үстерә. Форум глобаль инновацион мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен финанс технологияләр өлкәсендә профессионалларны җыячак.

Россия Банкының рәисе Эльвира Набиуллина:

“Дегитализация киләчәк берничә ел эчендә финанс секторында конкурентлык сыйфатын яхшыртырырга, финанс арадашчыларның эффективлыгын арттырырга, ә финанс хезмәтләре дистрибуциясенең ерак каналларын сатуп алучы өчен үтәрлек ясарга тиеш.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International