Бүген 2015 елның 13 сентябрендә үткән сайлауларда җиңгән Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Президенты вазифасына кереште
Инаугурация тантанасы С.Сәйдәш исемендәге Дәүләт зур концерт залында узды.
Татарстан Президентына Россия Федерациясенең Президенты Владимир Путин котлау телеграммасын юллады.
Инаугурация церемониясендә 700 дән артык дәүләт хакимиятенең федераль органнар, чит илләр хөкүмәтләре, Федерация субъектларының башлыклары, Татарстан Хөкүмәтенең әгъзалары, федераль һәм региональ депутатлар һәм башка хөрмәтле кунаклар катнаштылар.
Рөстәм Миңнеханов присяга текстын әйтте: "Татарстан Республикасы халкына тугры хезмәт итәргә, гражданнар хокукларын һәм ирекләрен, ТР Дәүләт суверенитетын тәэмин итәргә, Россия Федерациясе Конституциясен, Татарстан Республикасы Конституциясен һәм Татарстан Республикасы законнарын үтәргә, миңа йөкләнгән Татарстан Республикасы Президенты югары вазифаларын намуслы башкарырга тантаналы төстә ант итәм"
Церемониядә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Талия Миңнуллина катнашты.
“Республика халкы Миңнехановның Татарстаны өчен тавыш бирделәр.
Бу үсеш һәм уңыш тирәлеге, һәрвакыт үсеш, инвестицион кунакчыллык, авырлыкларга тиз җавап бирү, югары социаль стандартлар һәм киләсе көндә ышанычлык.
Уңай инвестицион климат, безнең базарда дөнья брендлары – күбесендә Рөстәм Миңнехановның үз күрсәткән хезмәте. Мөмкин булган һәм кергән инвесторлар белән очрашу интенсивлыгы буенча Рөстәм Миңнеханов бөтенесен узып китүдә ышанам.
Аның хәрәкәтчәнлек беренче сөйләшүләрдә көч бирә, аның катнашуы дәүләт гарантияләрнең ышанычлылыгын күрсәтә, ә кабул итү һәм чишү тизлеге республика кунакларында тәэсир калдыра. Республиканың беренче шәхесенең катнашуы чит ил инвестицияләрнең үсешенә ярдәм итте. Үткән 5 ел эчендә без Ford Sollers, Rockwool, Kierkert, Kastamonu, Интерскол кебек компанияләрнең җитештерүләрен ачтык, дөнья дәрәҗәдәге чаралар, алар арасында Универсиада-2013 үткәрдек. Барысы да, әлбәттә, инфраструктур үсешенә, инвестицион сөйкемлелек үсешенә, һәм нәтиҗәдә Татарстанлыларның яшәү сыйфатына тәэсир итә”, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Талия Миңнуллина ассызыклады.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте