ТР Президенты юлламасы: 7 миллиард инвестиция - чик түгел, алга таба да эшләргә кирәк

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык посланиесе белән Татарстан Республикасының Дәүләт Советына мөрәҗәгать итте.
Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Катнашучыларга һәм Татарстан халкына мөрәҗәгать иткәндә, республиканың инвестицион үсешенә зур игътибар бирде.
Рөстәм Миңнеханов республиканың Россия бердәм икътисади, социаль һәм мәдәни тирәлегендә ролен билгеләде: “Татарстан – үзенчәлекле һәм җитешле Россия регионы”.
Президент Татарстанның яңа технологияләр һәм сәнәгать, аеруча эшкәртү сәнәгате үзәге буларак ролен билгеләде.
Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты һәм Хөкүмәтенә регион үсешенә ярдәм итү өчен рәхмәтләде. Республика лидеры алдагы уңышларда Стратегия 2030 ның зур мәгънәсен алуында ышаныч белдерде.
Татарстан чит илләр, зур корпорацияләр һәм башка субъектлар белән аралашу өчен ачык, бүген республика 140 тан артык ил белән аралаша дип билгеләнде. “5 ел эчендә чит ил инвестицияләр күләме якынча 7 миллиард доллар тәшкил итте”.
ТР Президенты билгеләгәнчә, Татарстанда 3 нче махсус икътисади зонаны – Зөя регионара мультимодаль логистика үзәген булдыру буенча эшне тизләтергә кирәк. Монда 3 МИЗ нан (“Иннополис”, “Алабуга”, Зөя) торган агломерация (кластер) барлыкка киләчәк, аңа илдә аналог юк һәм көчле синергия эффектын алачак.
Инвестицион инфраструктура объектлары турында сөйләгәндә, ТР Президенты һәр муниципаль районда эффектив сәнәгый мәйдан булдырырга йомыш бирде, төзелүче Иннокам агломерациясенең мөһимлеге турында әйтте һәм Яр Чаллыда урнашкан “Мастер” КИП ның 1,3 млн. кв. метрга кадәр мәйданын арттырудан соң аның дөньяда иң зур ябык индустриаль паркка әйләнүен билгеләде.
Билгеле булганча, республикада системалы кеше капиталын үстерү белән шөгелләнәләр. Бу зур инвестицион проектларны эффектив тормышка ашыру өчен дә кирәк дип әйтте Президент.
“Без тагын да бердәмләнгән, тәҗрибәле һәм амбицияле булдык”, - дип Президент билгеләде. Чыгыш барышында Рөстәм Миңнеханов, республиканың казанышлары – ул бөтен Татарстан халкының күрсәтелгән хезмәте булуын ассызыклап, күп тапкыр Татарстанлылырга рәхмәт белдерде.
Талия Миңнуллинаның аңлатмасы:
“Бүген Президент тәэсирле санны билгеләде: 5 ел эчендә чит ил инвестицияләр күләме якынча 7 миллиард доллар тәшкил итте, һәм бу чик түгел икәнен дә әйтте: инвестицион активлыкны үстерергә, бөтен ресурсларны кулланырга кирәк, бөтен компанияләрнең үз бизнесын урнаштыру һәм бөтен Россия буенча алга таба мавыктыру, глобаль базарларга югары технологияләрнең чыгу өчен мәйдан булып Татарстанны сайлавын булдырырга кирәк.
ТР ИҮА Президент сүзләренә таянып эшли. Без Рөстәм Миңнехановның инвесторлар белән эшенә зур игътибар бирүен беләбез һәм бергә күбесен булдыра алабыз”.
 
ТР ИҮА Матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International