“Ростех” Татарстанга килә: "Татнефтехиминвест-холдинг" Директорлар советы утырышында яңа проектларны карадылар

2015 елның 29 сентябре, сишәмбе

28 сентябрьдә Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислеге астында "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Чарада ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Чара барышында Татарстанда тормышка ашырырга мөмкин булган берничә инвестицион проект каралды.
Шулай, “РТ-Химкомпозит” АҖ (“Ростех” дәүләт корпорациясенә керә) Татарстан белән күп проектлар буенча хезмәттәшлекне үстерергә ниятләнә. Алар турында утырышта “РТ-Химкомпозит” Генераль директорының киңәшчесе Сергей Рябых белдерде.
“Бүген без сүс, пресс һәм экстузион маркаларның сверхюгарымолекуляр полиэтиленны җитештерүен локализацияләү турында мәсьәләне карыйбыз. Продукция  төрле өлкәләрдә, шулай ук оборона сәнәгатендә, мәсәлән, бронежилетларны җитештерүдә кулланыла. Бу дөрестән югары технологияләр һәм импорт алмашу булып тора, димәк бу безнең приоритет”, - дип Талия Миңнуллина ассызыклады.
Икенче проект “Алабуга” МИЗда полимер композицион материаллардан 4 нче буынлы газ балоннарын җитештерүне күз алдында тота. Алар бик чыдамлы һәм газ үткәрмәү сәләте булып металлдан ясалган баллоннардан 4 тапкырга җиңелрәк. “РТ-Химкомпозит” шулай ук республикада контейнер типтагы салу комплексын оештырырга ниятләнә. Алар шул баллоннарны куллану белән компримирланган газны салу өчен кирәк. Моноягулыклы автомобиль ягулык салу станцияләрендә салу контейнерларын урнаштыру мөмкинлеге өстенлек булып тора.
Шулай ук Татарстанда җитенне туку сүсләренә һәм югары сыйфатлы целлюлозага эшкәртүне оештыру тәкъдиме дә каралды.
“РТ-Химкомпозит” хезмәттәшлекнең тагын бер юнәлеше булып Кече тоннажлы химия үзәген булдыруны тәкъдим итә, аның бурычы химик чимал эшкәртү чылбырында импорт алмашу булып торачак.
Президент билгеләгәнчә, проектлар кызык һәм республика өчен практик мәгънә белдерәләр, аларга ярдәм күрсәтү буенча тиешле йөкләмәләр бирде.
 
ТР ИҮА Матбугат хезмәте
(шулай ук “Татарр-информ” ИА материаллары кулланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International