Татарстан Президенты Талия Миңнуллинага республикада “Касторама” брендын локализацияләү өчен җирне сайлап алырга тапшырды

2015 елның 2 октябре, җомга

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Касторама РУС” ҖЧҖ Күчемсез милек һәм үсеш буенча директоры Мишель Шез белән очрашты. ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина канташкан очрашу “Сочи-2015” Халыкара инвестицион форумы кысаларында Татарстан Республикасының павильонында узды, аны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы әзерләде.

Президент билгеләгәнчә, “Касторама” Россия базарында шул бренды булган продукциянең киң таралган ремонт һәм өй өчен товарларда махсуслашкан данәләп сатучы иң зур компанияләрнең берсе булып тора.

“Безнең республикада ремонт һәм өй өчен товарлар сату буенча данәләп сатучы челтәрләр рәте уңышлы эшли. Без “Касторама” кебек компаниянең Татарстан базарына килүгә шат булабыз”, - дип ТР Президенты ассызыклады.

Мишель Шез үз чиратында Татарстанның яхшы партнер һәм Россиянең икътисади көчле регион буларак дөньяда танылган булуын билгеләде.

Очрашу нәтиҗәсендә Татарстан Президенты Талия Миңнуллинага респуубликада “Касторама” брендын локализацияләү өчен җирне сайлап алырга тапшырды.

Хәзерге вакытта брендның Татарстанда локализацияләү мәсьәләсе карала. 


ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International