Бүген “Сочи” Халыкара мәгълүмати форум кысаларында үткән ТР социаль-икътисади үсеш максаты булган мәгълүмати-түләү хезмәтләре өлкәсендә Татарстан һәм MasterCard халыкара түләү системасының килешүе булдырылды.
Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм MasterCard Тиз үсүче Европа базарлары регионының президенты Белла Ставчански документ астына имзаларын куйдылар.
Килешү заманча түләү технологияләр һәм акча түләнми торган расчет аша түләүне тагын да киңрәк кертүгә юнәлгән үзара бәйләнгән проектларны тормышка ашыру мөмкинлеге турында булып тора.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанның MasterCard белән хезмәтәшлеге берничә ел эчендә дәвам итә. MasterCard технологик чишелешләр Универсиада-2013, “Электрон хөкүмәт”, “Мәктәб картасы” һәм башка проектларда киң кулланылды. “Безнең партнерлык мөнәсәбәтләр алга таба да үсәчәк дип өметләнәм”, - дип Рөстәм Миңнеханов өстәп әйтте.
“Без Татарстан белән хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәгә чыгуга бик шат. MasterCard республиканың безнең технологик чишелешләр өстенлекләренә һәм мөмкинлекләргә нигезләнгән яңа проектлар үсешенә әзерлеген югары бәяли, - дип Белла Ставчански билгеләде. – Инновацион түләү технологияләрен кертү - MasterCard ның Россиядә эшнең стратегик юнәлешләрнең берсе булып тора”.
Якын вакытта яклар түләү- идентификацион инструмент – “Татарстан Республикасында яшәүченең картасы”н булдыру өстендә бердәм эшне башлап җибәрәчәкләр. Шулай ук республикада транспортта, медицина һәм мәгариф өлкәләрендә, спорт объектларында акча түләнми торган расчет аша түләүне (шулай ук MasterCard контактсыз технологияләрне кулланып) кабул итү челтәрен интенсив үстерү буенча эш дәвам итәчәк.
Талия Миңнуллинаның аңлатмасы:
“Татарстан Президенты республиканың дәүләт советына посланиесында Татарстан югары технологияле компанияләрнең глобаль базарларына чыгуга һәм бизнесның халыкара икътисади кооперациясендә катнашуга актив ярдәм итергә кирәк дип ассызыклады.
Шундый килешүләр – Татарстанның дөнья брендлары белән кооперациянең мисалы. Мәсәлән, бүген кул куелган килешү нигезендә MasterCard белән бергә шәһәрдә һәм “Иннополис” махсус икътисади зонасында “Акча түләнми торган расчет белән шәһәр” (рус. “Город без наличных”) концепциясе тормышка ашырылачак.
Һәм бу хезмәттәшлекнең киләчәге зур”.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте
(шулай ук ТР Президенты һәм MasterCard Матбугат хезмәтләре мәгълүматлары кулланылды)