Икътисадны модернизацияләү мәсьәләләре буенча Россия-Япония консультатив советы һәм Япония корпорацияләре башлыклары белән очрашу турында
- Куанычлы хәбәрем: Икътисадны модернизацияләү мәсьәләләре буенча Россия-Япония консультатив советының 6 нчы утырышы Казанда үтүнең зур мөмкинлеге бар.
Моның турында Россия Федерациясенең Хөкүмәт рәисенең урынбасары Аркадий Дворкович һәм Россиядәге Япониянең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Тикахито Харада рәислеге астында бүгенге (5 октябрь) утырышта билгеле булды.
Эш 5 төрле юнәлеш буенча тәзелде, һәрберсе буенча Россия һәм Япония вәкилләре доклад ясадылар. Энергоэффективлык һәм энергия саклау, медицина, авыл хуҗалыгы, шәһәр тирәлеге, инфраструктура һәм башка кебек мәсьәләләр каралды.
Татарстанның Япония белән уңышлы эш итү доклады белән Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады, анда ул иң зур проектлар, аеруча “Аммоний” заводы, КФУ һәм Япония галимнәренең фәнни-мәгариф проекты турында сөйләде. Төп чыгыш ясаучыларның берсе “Эйдос-Медицина” компаниясенең Генераль директоры булды.
Монда гына делегациянең эше тәмамланмады. Мәсәлән, без Татарстан белән хезмәттәшлек итүче Джунтендо Университетын карадык. Президентның “Соджиц Корпорейшн” һәм “Мицубиси Хэви Индастриз” җитәклеге белән очрашу узды.
Япониядәге Смарт Сити турында
- Хосусый инвесторлар акчасына Япониядә “акыллы шәһәр” – “Смарт сити Фуджисава” уңыш белән төзелә. Бәясе – 60 миллиард йен.
Бу уникаль, экологик проект. Бүгенгә анда 230 йорт төзелде һәм якынча 700 кеше яши. Югары технологияле авыл видеокамералар белән җиһазланган. Шәһәр күп халыклы, анда электричество белән тәэмин итүче кояш батареялары һәм балалар артыннан карарга, исәпләүләрне алып барырга һәм экологик күрсәткечләр артыннан онлайн режимда карарга мөмкинлек бирүче мәйданы якынча 120 кв. м. булган кечкенә хосусый йортлар бар.
Монда ук экоавтомобильләрне прокатка бирү бар: кешеләр хосусый машиналарда түгел, ә арендага алынган машиналарда хәрәкәт итәчәкләр дип планлаштырыла.
Без Япония тәҗрибәсен Иннополис, “Смарт Сити Казан”ны тормышка ашыруда куллана алабыз.
Киотода форум турында
- 4 октябрьдә Киотода “Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр” (Science and Technology in Society) еллык халыкара форумы эшли башлады. Ул “Азия Давосы” булып тора, анда 1000 нән артык кеше җыела.
Киләсе елда Татарстан делегациясе форумда тагын да актив һәм эшлекле катнашачак – бу Татарстан-Япония мөнәсәбәтләренең үсеше өчен көчле мәйдан.
ТР ИҮА матбугат хезмәте