Татарстанда Benkons Group соклар җитештерү буенча завод һәм логистик үзәк төзелеше буенча инвестицион проектны тормышка ашыру башлап җибәрелде

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе

Бүген Benkons Group (Бенконс Групп) Әзербайҗан компаниясенең соклар җитештерү буенча завод һәм логистик үзәк төзелеше буенча инвестицион проектны тормышка ашыруны башлап җибәрелүгә багышланган церемония узды. Чара Татарстанның Лаеш районы территориясендә үтте (Сокуры авылы).

Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов, церемонияне ачканда, инвестицион проектның зур булуы һәм аның Россиядә аналогы булмау, республикада гына түгел, якын регионнарда продукцияне сатуга ориентлашкан булуын ассызыклады. “2017 елда бу заводта җитештерелгән сокны эчәрбез дип өметләнәм”, - дип Рөстәм Миңнеханов ассызыклады.

Проектны тормышка ашыру идарә панелендә кнопкага басу белән башлап җибәрелде: цемент фундаментның беренче кубометрларны тутырды.
Бер сменалы җитештерү елга 53 856 000 литр (сәгатькә 25 500 литр) тәшкил иткән заводта экологик чиста җиләк-җимешләрдән натураль соклар җитештерүнең төп линияләрендә җитештереләчәк: Тетрапак (1 литрлы – сәгатькә 7000 литр, 02 литрлы – сәгатькә 3500 литр), пыяла таралары – сәгатькә 5000 литр, ПЭТ – сәгатькә 10 000 литр.
“Безнең завод яңа технологияләрне кулланып натураль сок продукциясен җитештерәячәк, бу регионда авыл хуҗалыгы үсешенә ярдәм итәчәк”, - дип  Benkons Group Коммерция директоры Элин Залов белдерде. Инвестор вәкиле республикаларның һәм халыкларның җылы мөнәсәбәтләре үсешенә өлеш кертә, Татарстан Республикасының Президентының туры ярдәме белән тормышка ашырыла дип билгеләде, проектны алып бару өчен ТР инвестицион үсеш Агентлыгына рәхмәт белдерде.
Искә төшерик, проектны тормышка ашыру турында килешү Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының (Tatarstan Investment Development Agency - TIDA) җитәкчесе Талия Миңнуллинаның 2014 елның декабрендә Әзербайҗан Республикасына визиты барышында булдырылды. 2015 елның 3 февралендә Агентлык Коллегиясендә проект Татарстан Президентына күрсәтелде һәм компания һәм ТР ИҮА арасында аралашу турында килешүгә кул куелды.
Татарстанның инвестицион сәясәте принциплары – тизлек һәм сыйфат. Бары тик 10 ай эчендә без шундый зур компанияләр группасы белән беренче сөйләшүләрдән проектны тормышка ашыруын башлап җибәрүгә кадәр юлны үттек, бу бөтен дөнья инвесторлары өчен сигнал”, - дип ТР ИҮА – Татарстанда “бер тәрәзә” принципы буенча инвест-кейсларны алып баручы дәүләт органының җитәкчесе Талия Миңнуллина билгели.
Татарстанда проектка инвестицияләр күләме 4 млрд. артык сум тәшкил итәчәк. Брендның Татарстанда локализацияләү нәтиҗәсендә 250 дән артык эш урыны булдырылачак. Аның гомуми мәйданы 75 Га, төзелеш мәйданы – 12 Га тәшкил итәчәк.
Завод һәм логистик үзәк 2017 елның башында эшли башлачак дип планлаштырыла.

Белешмә

“Benkons Group” Әзербайҗанда һәм башка илләрдә төрле өлкәләрдә эшләүче алда баручы компанияләрнең берсе. Группага бүген төрле өлкәләрдә яхшы урыннар алган берничә компания - “Benkons Import”, “Benkons Export”, “Benkons Construction” керә.
“Benkons Import” Әзербайҗанда киң кулланыла торган товарларны сату белән шөгелләнә. 30 дан артык илдә партнерлык килешүләр бар, аларның күбесе дистрибьютер контрактлары булып тора. 2011 елдан компания PepsiCo International ның стратегик партнеры булып тора һәм компаниянең газлы продуктларның Әзербайҗан территориясендә җитештерү һәм сатуга франчайзинг алды. Шул брендлар арасында«Pepsi», «PepsiLight», «Mirinda», «MountainDew», «AcquaMinerale», «Lipton»IceTea бар. “Benkons Construction” төзелеш компаниясе төзелеш секторына аерым урын ала, аның административ, офис, торак, җитештерү йортларын проектлау һәм төзүдә практик тәҗрибәсе бар һәм тулы хезмәт комплексын тәкъдим итә (концепция һһәм техник чишелешләрне уйлап табудан төзелеш эшләрен ясау һәм эшкә кертүгә кадәр). “Benkons Construction”компаниясе шулай ук кара металлдан панельләр һәм металл корылмаларны, витрина суыткычлары һәм супермаркет җиһазларын сата.
“Benkons Export” “Gilan Holding” продукциясенең (джем, компот, кайнатма, тозлы яшелчәләр һәм башка) Европа, Азия һәм Америка илләренә эре экспортеры булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International