Талия Миңнуллина 80 миллионлы Сычуань провинциясенең эшлекле даирәләренә Татарстанның инвестицион потенциалын тәкъдим итте

2015 елның 10 октябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән делегациянең Сычуань провинциясенә визиты башланды.
Татарстан-Сычуань” эшлекле форум (түгәрәк өстәл) кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Сычуань провинциясенең эшлекле даирәләре өчен Татарстанның инвестицион потенциалы презентациясен үткәрде – әлеге провинция фәнни-техник потенциалын үстерү үзәге буларак стратегик булып тора. Халкы 80 миллионнан артык кеше, сәнәгатьнең машина, аэрокосмик, металл, азык, төзелеш һәм тукыма өлкәләре, авыл хуҗалыгы үскән.
Презентация кысаларында ТР ИҮА җитәкчесе инвестицион климат, инвестицион инфраструктура объектлары, алар арасында “Алабуга” МИЗ, “Иннополис” һәм төзеләчәк Зөя МИЗ, муниципаль дәрәҗәдәге мәйданнар турында җентекләп сөйләде. Талия Миңнуллина ассызыклаганча, Татарстан-Кытай хезмәттәшлеге нәтиҗәле булып тора (Татарстанга уңышлы инвестицияләгән югары технологияле Haier компаниясен мисал булып китерде) һәм аның зур потенциалы бар. Монда ТР Министрлар Кабинеты әгъзасы июньдә узган Халык вәкилләренең Бөтенкытай җыелышының (парламенты) Даими комитеты рәисе Чжан Дэцзян җитәкләгән КХР делегациясенең Татарстанга визитын билгеләде. Визит барышында Бөтенкытай җыелышының башлыгы түбәндәге сүзләрне белдерде: “Татарстан Россия регионнары арасында безнең республика белән аралашу буенча лидерлык позицияләрен ала һәм бездә аралашуның зур потенциалы бар. Безне хезмәттәшлек кысаларында киң перспектива һәм ачык киләчәк көтә дип ышанам”.
“Шундый югары дәрәҗәдәге дәүләт эшлеклесенең безнең республикага визиты Татарстанның КХР белән хезмәттәшлек тарихында яңа битен ачты – Казанда Кытай консуллыгы ачылачак. Бүген Сычуаньда республика һәм провинциянең уңышлы аралашуның нык фундаменты салына дип ышанам”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде.
Форумда Сычуань провинциясенең Реформалар һәм үсеш буенча комитеты, Сычуань провинциясенең коммерция идарәсе, Сычуань провинциясенең дәүләт ресурслары белән идарә итү комитеты, Сычуань провинциясенең икътисади мәгълүмат комитеты һәм КХР компанияләре җитәкчеләре катнаша.
Форум кысаларында шулай ук төзелеш, авыл хуҗалыгы, фән, нефтехимия, машина төзелеше кебек юнәлешләр буенча секцион утырышлар үтте.
ТР ИҮА җитәкчесе инфраструктураны үстерү буенча секциянең модераторы булды, анда шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Юрий Аляшев һәм “Казан ярминкәсе” Генераль директоры Лев Семенов катнаштылар.
Моннан башка Талия Миңнуллина илдә иң зур булган һәм төрле тематика, алар арасында эшлекле һәм икътисади темалы 10 нан артык теле- һәм радиоканалны үз эченә алган Сычуань телерадиокомпаниясенә интервью бирде.
ТР ИҮА җитәкчесе, мәсәлән, Татарстан Республикасының  Сычуань провинциясе белән хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында сөйләде.
“Без мәсьәләләрнең иң киң спектры буенча, алар арасында югары технологияле өлкәсендә аралашуга әзер. Бүген без Сычуань эшлекле даирәләренең кызыксынуын да күрдек”, - дип Талия Миңнуллина ассызыклады.
 
ТР ИҮА Матбугат хезмәте
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International