Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнехановның Кытай Халык Республикасының Сычуань провинциясенең губернаторы Вэй Хун белән очрашуда катнашты.Чара провинциянең административ үзәге булган Чэнду шәһәрендә узды.
Очрашу “10+1” форматында үтте, Кытай ягыннан регионның Халык Хөкүмәте Секретариаты, Үсеш һәм реформалар эшләре буенча комитеты, Икътисад һәм мәгълүматлаштыру буенча комитеты, Коммерция эшләре департаменты җитәкчеләре (рәисләре) һәм башкалар катнаштылар.
Губернатор билгеләгәнчә, Сычуань КХР икътисади үсеш алган провинциясе булып тора, ул Татарстан Республикасы белән аралашу үсешенә әзер. ТРП (рус. ВРП) структурасында сәнәгать 44%, ә авыл хуҗалыгы 16% тәшкил итә.
Президент Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген Татарстан һәм Сычуань провинциясе компанияләренә зур бердәм икътисади проектлар, алар арасында инвестицион проектларны тормышка ашыруга чыгырга кирәк, шулай мәсәлән Кытай компанияләре эшли.
Очраашу барышында энергетика, төзелеш, машина төзелеше, азык сәнәгате, авыл хуҗалыгы сәнәгате секторы һәм башка секторларда алдагы хезмәттәшлек мәсьәләләрен карадылар.
Белешмә
Татарстан Республикасы һәм Сычуань провинциясе арасында августта хезмәттәшлек буенча килешүгә кул куелды, регионнар «Идел- Янцзы” бердәм региональ группасы эшендә актив катнашалар.
Татарстан һәм Сычуань Мәскәү-Казан Югары тизлекле магистраленең өлеше булган “Европа-Көнбатыш Кытай” транспорт коридоры проектын тормышка ашыруда катнашалар.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте