Бүген Харбинда (КХР) 2-нче Россия-Кытай ЭКСПО да Агросәнәгать комплексын үстерү буенча Татарстан-Кытай фондын (Татарстан-Кытай Агросәнәгать инвестицион фонды) булдыру турында килешүгә кул куелды.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Jinggong International Group Co. LTD (Кытай) компаниясенең Башкарма директоры Лю Хуаньлин әфәнде документ астына имзаларын куйдылар.
“Бүген тарихи вакыйга. Без Татарстан һәм ил өчен мөһим булган агросәнәгать комплексына яңа югары технологияле инвестицияләр өчен юл ачабыз”,- дип Талия Миңнуллина ассызыклады.
Элек 24 сентябрьдә Казанда ТР ИҮА Татарстанның АСКна инвестицияләүдә махсуслашкан фондны булдыру турында әйтте. Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы буенча әлеге мәсьәләне 2015 елның 5 августында үткән Jinggong International Group Co. LTD компаниясе белән очрашу нәтиҗәсендә булдырылган махсус эшлекле группа карады.
Мәсәлән, Кытай инвесторлары үсемлекчелек, ашлык, кукуруза үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, терлекчелек, ашлык амбарларын төзүдә бердәм проектларда кызыксынуын белдерделәр.
Эшлекле группаның әгъзасы булган Талия Миңнуллина билгеләгәнчә, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы фондтан акча биреләчәк авыл хуҗалыгы проектларын сайлый, сүз АСКда экологик һәм югары технологияләргә финанс ярдәм итү турында бара.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте