2015 елның 21 октябрендә 12:00 дә “Алабуга” Махсус икътисади зонасында 3М компаниясенең заводын ачу һәм нефть һәм газ өлкәсе өчен коррозиягә чыдам сыек капламаларны җитештерү буенча аның беренче җитештерү линиясен башлап җибәрү тантаналы церемониясе үтәчәк.
Елга күәте 2,5 млн. литр булачак җитештерү линиясе компаниягә якын вакытта локаль җитештерү продукциясе белнә Россия базарын тулысынча тәэмин итергә мөмкинлек бирәчәк. Россиядә Scotchkote капламаларын җитештерүен урнаштыруда 3М компаниясе җитәкчелеге инвестицион климатны яхшырту һәм сәнәгать өлкәләрен технологик җиһазландырырга һәм модернизацияләргә мөмкинлек бирүче заманча технологияләрне Россиягә күчерү буенча РФ Хөкүмәтенең планнарын исәпкә ала.
Scotchkote эпоксид полимер капламалар Россия базарында кирәклеген күрә һәм торбаларны җитештерүдә технологик процессларында, нефть һәм газ үткәргечләрен ремонтлау һәм яңартуда кулланыла. Әлеге капламалар “Себер көче” (рус.“Сила Сибири”), “Төркия ташкыны (рус. “Турецкий поток”), “Урта Азия-Кытай” (рус. “Средняя Азия-Китай”) торба үткәргечләре төзелешендә кулланылды. Җитештерү линиясе бөтен таләпләргә туры килгән, заводта башлап җибәрү һәм тикшерү эшләре үтте, продукция партияләрен чыгару буенча беренче тикшерүләр узды.
Ачылу церемониясендә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башка республика хакимият органнары, федераль башкарма органнары, “Газпром” һәм зур Россия сәнәгать компанияләре һәм торба заводлары вәкилләре катнашачак.
“Алабуга” махсус икътисади зона белән якын контактта эшләү карары компаниянең озак вакытлы стратегиясендә тора – локализацияләү, региональ үсеш һәм регионнарда булу, максималь якынлык һәм клиентларның таләпләренә туры килү. Компаниядә Россиядә җитештерү эшчәнлегенең уңышлы тәҗрибәсе бар. Волоколамскта беренче заводны ачу моментыннан без 7 ел дәвамында җитештерүне киңәйттек, һәм бүген әлеге стратегияне икенче мәйданда да кулланачакбыз”, - дип “3М Россия” компаниясенең җитештерү буенча директоры Евгений Мараховский аңлатма бирә.
ТР ИҮА җитәкчесе Талия Минуллина ил һәм республика өчен инвестор - дөнья бренларының әһәмиятлеген ассызыклый:
“3М – зур дөнья бренды. 2014 елда бөтен дөнья буенча әйләнеше якынча 31 млрд. доллар тәшкил итте. 3М сәясәте инновацияләрне үстерүгә юнәлгән: корпорация яңа продуктларны уйлап табучы буларак танылган, ә 3М фәнни-тикшеренү үзәге Мәскәүдә инде 8 ел буе эшли. Бүген аларның Татарстанга керүе Россия базарының үсеш перспективалары турында әйтә. Eул инновацияләрне уйлап табуга күп акча кертүче дөнья компанияләрнең берсе, бу безнең өчен мөһим. Инновацион чишелешләр сирәк кенә арзан булалар, аларның күбесе шактый акча таләп итә, әмма перспективада стратегик яктан икътисади табышны без алар җитештерүче эффект аркасында алабыз”.
ТР ИҮА җитәкчесе инвесторлар белән күпъяклы эш кирәклеген билгели: “Бу елның август аенда ТР ИҮА инициативасы буенча “Газпром” Идарәсе әгъзасы Алексей Миллерга 3М продукциясе тәкъдим ителде. Бу инвесторлар – Татарстан җитешерүчеләргә комплекслы ярдәм итү максатында, шулай ук продукцияне сату аспектында ясала”.
Элек “3М Россия” генераль директоры Роберт Николс 2015 елның июнендә Татарстанга визит кысаларында Татарстанда җитештерүне локализацияләү турында сөйләде: Проектны тормышка ашыру өчен мәйданны сайлауда төп факторлар арасында Татарстан хөкүмәте, аеруча Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының ярдәме,МИЗ “Алабуга” җитәкчелеге күрсәткән ярдәм, шулай ук таможня һәм салым өстенлекләре, үсеш алган инфраструктура булып тора”. Шулай ук Николс әфәнде ассызыклаганча, Россия компания өчен приоритетлы һәм перспектив базар булып тора, 3М Татарстан Республикасында җитештерүне үстерүгә фокусы белән этаплы локализацияләүгә игътибар итеп Россиядә бизнес үстерергә планлаштыра.
“Алабуга” МИЗда 3М җитештерү бүлмәләренең мәйданнары Волоколамскка караганда ике тапкыр зуррак. Алдагы вакытта җитештерү базасын киңәйтү планлаштырыла.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте (шулай ук 3М материаллары кулланылды)