20 октябрь – Татарстан делегациясенең Япония, Кытай һәм Төркиягә визитының нәтиҗәләре буенча брифинг

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

20 октябрьдә ТР Министрлар Кабинетында (утырышлар залы, 3 кат) ТР Президенты җитәкләгән Татарстан делегациясенең бу елның октябрендә Япония, Кытай һәм Төркиягә эшлекле визитыларының нәтиҗәләренә багышланган брифинг үтәчәк. 10-00 дә башлана.
Журналистлар сорауларына Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы (ТР ИҮА) җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы вәкилләре җавап бирәчәк.
Татарстан Республикасы икътисадка инвестицияләрне җәлеп итү һәм тышкы икътисади хезмәттәшлекне үстерү буенча актив эшчәнлек алып бара.
Япониягә эшлекле программа кысаларында Татарстан делегациясе әгъзалары Киотода үткән “Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр” (Science and Technology in Society) Еллык халыкара форумы, Икътисадны модернизацияләү мәсьәләләре буенча Россия-Кытай консультатив советында катнаштылар, “Смарт сити Фуджисава” “акыллы шәһәрен” карадылар.
Харбин халыкара сәүдә-икътисади ярминкәсендә (Россия-Кытай ЭКСПО 2015) (КХР) “Россия регионнары көне”ндә Россия, Кытай һәм Азия-Тын океан регионы эшлекле даирәләре өчен Татарстан Республикасының инвестицион һәм сәүдә-икътисади потенциалы презентациясе үтте, Агросәнәгать комплексы үсеше буенча Татарстан-Кытай фондын (Татарстан-Кытай агросәнәгать инвестицион фонды) булдыру турында килешүгә кул куелды.  ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Jinggong International Group Co. LTD (Кытай) компаниясе Башкарма директоры Лю Хуаньлин әфәнде документ астына имзаларын куйдылар. Гунда корпорациясе җитәкчелеге белән очрашу узды. Шулай ук   Сычуань провинциясенең эшлекле даирәләре белән очрашулар үтте.
Төркия Республикасына визит барышында Коджаэли провинциясенең эшлекле даирәләренә Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы презентациясе үтте, “Match4Industry Business Matching Event” халыкара конференциясе кысаларында очрашулар узды.
Татарстан вәкилләре Гебзе муниципалитетында GOSB Оештырылган сәнәгый зонасының эше белән таныштылар.
Татарстан Республикасының Тюлячи муниципаль районы һәм Коджаэли провинциясенең Гебзе  муниципалитеты арасында ахирәтлек турында килешү, шулай ук Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгый палатасы һәм Коджаэли Сәнәгый палатасы арасында килешүгә кул куелды.
Татарстан территориясендә берничә инвестицион проектны тормышка ашыру мәсьәләсе каралды.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International