Татарстан таможнясы җитәкчелеге инвесторларның сорауларына җавап бирде: ТР ИҮА “түгәрәк өстәле”

2015 елның 20 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Татарстан таможнясы белән бергә таможня канунчылыгы мәсьәләләре буенча инвестор вәкилләре белән түгәрәк өстәл үткәрде. Чара Татарстан Республикасының Инвесторлар клубы (ТР ИҮА карамагындагы киңәшмә органы) утырышының нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының Президенты биргән йомышына туры килеп оештырылды.
“ИТ-парк” пресс-үзәгендә “түгәрәк өстәл”не ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина ачты.
Инвесторларның сорауларына Татарстан таможнясының башлыгы Альберт Мавликов, таможня башлыгының беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Дмитрий Перфилов, таможня кыйммәте буенча тикшерү бүлеге башлыгы Лейла Туфетулова җавап бирделәр.
Таможня җитәкчесе махсуслаштырылган дәүләт органының эшчәнлек турында презентациясеннән башлады. Шулай, ел башыннан Татарстан таможнясы федераль бюджетка 14 миллиардтан артык сум китерде. Бу елның сентябрендә Татарстан таможнясы хезмәткәрләре федераль бюджетның керем өлешенә 1 млрд. 855 млн. 289 мең сум китерде. Алардан чыгару җыемы 164 мең сум, импорт буенча 1 млрд. 869 млн. 198 мең сум, таможня җыемы 14 млн. 959 мең сум тәшкил итте.
2001 елның 1 гыйнварендә Татарстан Республикасы территориясендә бөтен таможня оешмалары Татарстан таможнясына керде. Аның составында 6 таможны посты керә: аэропорт Казан, ӘлмәтАлабуга,  Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама. Татарстан таможнясының эшчәнлек зонасы – Татарстан Республикасы территориясе.
Белгечләргә товарларны кертү һәм саклауның льготалы режимнары, таможня йөкләрен рәсмиләштерү, Таможня берләшмәсе кысаларында бизнес-кооперация, Татарстанның инвестицион инфраструктура объектларында таможня режимнары турында һәм башка сораулар бирелде.
Таможня вәкилләре 2008 елның апрелендә “Алабуга” МИЗ төзелешенең беренче чират территориясендә башлап җибәрелгән ачык таможня зонасы (АТЗ) процедурасы турында җентекләп сөйләделәр. 2012 елдан АТЗ процедурасы Алабуга” МИЗның бөтен территориясендә эшли башлады. Бүген 28 Га мәйданы булган һәм заманча җиһазландырылган таможня терминалы таможня процедураларын үтүне максималь киметергә мөмкинлек бирә.
Ачык таможня зонасы процедурасы астына чит ил җиһазлары, чимал, комлектка кергән әйберләр, төзелеш материалларын кую очрагында МИЗ резиденты кертү таможня җыемнарын һәм салымны түләми. 2012 елга кадәр МИЗ резиденты булган компанияләр җыем һәм салым түләмичә МИЗ территориясеннән Таможня берләшмәсе илләренә (Россия, Белоруссия, Казакъстан) чит ил товарлардан ясалган һәм Таможня берләшмәсе товары булып танылган әзер продукцияне чыгара алалар. Шулай ук МИЗ компанияләр-резидентлар җыем һәм салым түләмичә Таможня берләшмәсенән дә ераграк чит ил товар булып танылган әзер продукцияне чыгара алалар.
Шулай ук белгечләр билгеләгәнчә, вакытлыча саклау складлары, таможня складлары һәм пошлинасыз сатучы кибетләрнең хуҗалар реестрын алып бару буенча дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә– “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы” федераль ГИС (www.gosuslugi.ru) аша алу мөмкинлеге барлыкка килде.
“Инвестор еш кына Татарстан территориясенә югары технологияле җиһаз, чимал һәм башкаларны кертә, ә Татарстанда җитештергән продукцияне сату өчен чыгара. Шуңа күрә Татарстанда эшләүче инвесторларда һәм республика базарына керергә планлаштыручы компанияләрдә таможня канунчылыгын куллануның практик ягы турында сораулар җыела. Бүген катнашучылар бөтен кирәк булган мәгълүмат алдылар, шундый формат, без күргәнчә, бик кирәкле.
Шундый эш итү формасы регуляр рәвештә үтергә тиеш. Һәм бу таможня органнары белән эш итүдә генә түгел. Миграция сәясәте, салым канунчылыгы һәм башкалар буенча сораулар бар.
Безнең инвесторларга ярдәм итәбез”,  - дип ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.
 

ТР ИҮА матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International