Татарстан һәм Гагаузия Сәүдә-икътисади палаталары арасында хезмәттәшлек турында килешү алдан үткән сөйләшү буенча ноябрьдә булдырылачак, Татарстан делегациясен Гагаузиядә 6-8 ноябрьдә үтәчәк инвестицион форумына чакырдылар. Моның турында Казан Кремлендә 20 сентябрьдә үткән ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Гагаузия башлыгы Ирина Влах белән очрашуда билгеле булды. Очрашуда ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Очрашуда шулай ук ТР Министрлар Кабинеты һәм Гагаузия Башкарма комитеты арасында 2016-2018 елларга сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча чаралар планына кул куелды.
“Чаралар конкрет булырга тиеш. Бездә хезмәттәшлек өчен зур мөмкинлекләр бар дип уйлыйбыз: сәүдә-икътисади контактлар, аграр секторы, сәламәтлек саклау өлкәсе, үз идарә итү системасы. Сезнең өчен безнең электрон хөкүмәт һәм товар әйләнеше системасы белән танышу кызык булачак. Шулай ук мәдәният өлкәсендә эшне активлаштырырга кирәк”, - дип Татарстан Президенты билгеләде.
Ирина Влах ТР Президентын визитны оештыру өчен рәхмәтләде. Гагаузия Россия регионнары белән хезмәттәшлекне үстерүгә акцент ясый дип билгеләде.
“Без Татарстанның Россия регионнары арасында иң алда баручы регионнарның берсе булуын беләбез һәм төрле юнәлешләр буенча аралашуны ныгытырга телибез”, - дип Ирина Влах билгеләде.
Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты һәм Гагаузия Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек 1999 елда кул куелган килешү кысаларында бара.
Белешмә
Гагау́зия, яисә Гагау́з Ери́, рәсми - АТО Гагаузия (гаг. Gagaúz Yerí, рум. Găgăúzia) – Молдавиянең көньягында урнашкан автоном территориаль оешма. Ул 50% гагаузлар һәм референдумнар нәтиҗәсендә автономиягә керергә теләгән кешеләрдән тәшкил иткән торак пунктлардан барлыкка килде. Гагаузлар – төрек телендә сөйләшүче, дине православие булган татарларга якын халык.