Бүген 22 октябрьдә ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина җитәкләгән Татарстан делегациясе COIFair 2015 Кытай чит ил инвестицияләре ярминкәсенең 7-нче сессиясендә катнаша. COIFair 2015 – Пекинда ачылган “Кытай эшмәкәрләренең чит илләргә чыгу өчен платформа”. Төп темасы: “Яңа реалияләр һәм яңа бурычлар: илләр һәм регионнар арасында инвестицияләү һәм хезмәттәшлек өчен уртак стратегик нигезләрне эзләү”.
Күргәзмәдә Россия стенды бар, аның составына РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Россия МИЗлары керә, алар арасында Татарсатндагы “Алабуга” һәм “Иннополис” бар.
“Без Татарстанның инвестицион һәм икътисади потенциалы презентациясен миллиардлы Кытайга гына түгел, әмма COIFair 2015 та катнашучы 100 дән артык илгә һәм регионга күрсәтәбез”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде.
Үткән пленар утырышта шулай ук берничә мөһим белдерү булды.
“Безгә инвестицион планнарны координацияләргә кирәк”
Шулай КХР Үсеш һәм реформалар буенча дәүләт комитетының рәисе урынбасары Нинг Жихе (Ning Jizhe) билгеләгәнчә, дөнья икътисадында хәл гали түгел, финанс кризисы күп процессларга тәэсир итә һәм Кытай икътисады акрынайды. Шул ук вакытта Кытай хөкүмәте икътисад реформасын көчәйтә. Башкарылган чаралар нәтиҗәсендә беренче яртыеллыкта икътисади үсеш 6,9% тәшкил итте, авыл халкының кереме арта.
34,2% үсеш чит илгә инвестицияләүгә туры килде: 3 ел дәвамында КХР дөньяда башка илләргә инвестицияләү буенча 3 нче урынны ала. КХР шулай ук инвестицияләрне җәлеп итү буенча лидер кала: бу елда узган елга караганда 16,5% ка күбрәк инвестицияләр: бу финанслар, авыл хуҗалыгы һәм башка юнәлешләрдә булды.
“Без төрле илләрнең сәясәтен исәпкә алырга һәм дөнья икътисады үсеше өчен безнең икътисадларны бердәм җитештерү рәтләренә тоташтырырга тиеш”, - дип Комитет рәисенең урынбасары билгеләде.
Спикер аеруча инфраструктур үсешенә игътибар итү кирәклеген ассызыклады: аның фикере буенча транспорт юлларын төзү һәм яңарту үсеш алган һәм үсүче илләргә кирәк.
Ул яңа төзелеш материалларда кирәклеге, КХРда металлургиянең үсеше, эшкәртү җитештерүләренең приоритетлы мәгънәсен билгеләде.
“Без башка илләр белән инвестицион платформаларны булдырырга әзер. КХР тикшеренү үзәкләрен булдыруда кызыксына, безнең чит ил хезмәткәрләре белән үз үзен фәнни яктан тулыландырырга әзер. Монда безгә инвестицион планнарны координацияләргә кирәк”, - дип Нинг Жихе әфәнде билгеләде. 2015 елда Азия инфраструктур инвестицияләр банкы булдырылды, аның составына 50 ил керде дип билгелик.
“Инвестицион хезмәттәшлек дөнья икътисады үсешенә тәэсир итә. Безгә халыкара икътисадының кризистан чыгу өчен дөнья базарында таләпләрен бергә стимульләштерергә кирәк”, - дип чыгыш ясаучы тәмамлады.
Чыгышта шулай ук әлеге партнерлыкта Россиянең мөһимлеге билгеләнде.
Борис Титов: инвестицион хезмәттәшлек мөһимлеге
Эшмәкәрләр хокукларын саклау буенча РФ Президенты карамагындагы вәкил Борис Титов, кунакларны сәламләгәндә, Россия һәм Кытай хезмәттәшлегенең мөһимлеген ассызыклады: “әлеге инвестицион хезмәттәшлекнең потенциалы бик югары”.
Инвестицияләү өчен иң кызык өлкәләр рәвешендә бизнес-омбудсмен инфраструктур проектлар, төзелеш, авыл хуҗалыгы, кече һәм урта бизнес үстерүен атады.
Борис Титов ассызыклаганча, E & Y рейтингы буенча Россия G 20 “Зур егермелек” илләре арасында кече һәм урта бизнес үстерү буенча беренче урынны ала. “92 урыннан 62 нче урынга без doing business Бөтендөнья банкы рейтингында күтәрелдек”, - дип оптимизм белән белдерде.
Россия-Кытай хезмәттәшлеге үсешендә иң зур акцент Ерак Көнчыгышка ясалуын Титов әфәнде таныды, шул ук вакытта кирәк булган потенциал Россиянең башка регионнарында да бар, анда сәнәгый парклар, махсус икътисади зоналар һәм башка инфраструктура бар.
Россия илчесе: дөнья базарларында турбулентлык безнең мөнәсәбәтләргә тәэсир итте
Кытайдагы Россия илчесе Андрей Денисов билгели: “Дөнья базарларында турбулентлык безнең мөнәсәбәтләргә тәэсир итте. Бу елда Россия-Кытай товар әйләнеше кимеде”.
“Инвестицион хезмәттәшлекне үстерергә кирәк”, - хөкүмәтара комиссияне булдыруын искә алып Андрей Денисов билгеләде.
“Безнең илләр арасында югары дәрәҗәдә контактлар – икеяклы мөнәсәбәтләр үсешендә иң мөһим хәрәкәт итүче көч”, - дип дипломатик вәкиле әйтте.
Хэйлунзян: Татарстан
Хэйлунзян провинциясе вәкиле Россия-Кытай ЭКСПО турында сөйләде, ул Харбинда октябрьдә узды.
Аның фикере буенча, хезмәттәшлек өчен 2 төп өлкә – машина төзелеше һәм нефтехимия. Ул шулай ук Ефәк юлының Икътисади зонасын билгеләде.
Билгеле булганча, бөтен шул проектларда Татарстан катнаша. Димәк, республика делегациясе Харбинда – провинция башкаласында нәтиҗәле эшләде.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте