22 октябрьдә Санкт-Петербургта Татарстанның икътисади һәм инвестиционный потенциалы презентациясе үтте.
Чара Санкт-Петербург Сәүдә-сәнәгый палатасында 100 дән артык оешма җитәкчеләре, Эстония, Казакъстан, Болгария, Венгрия, Германия ёщм башка илләр консуллык үзәкләре башлыклары, Россия регионнары вәкилләре катнашуы белән узды.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге, Санкт-Петербург Сәүдә-сәнәгый палатасы чараны оештырды.
ССП Президенты Владимир Катенев, кунакларны сәламләгәндә, ике регионның бизнес партнерлыгын ныгытуын билгеләде. Ул шулай ук Татарстанның Россиянең башка регионнары өчен мисал һәм күп юнәлешләр буенча лидер булуын билгеләде.
Сәламләү сүзе белән кунаклар алдында Санкт-Петербург инвестицияләр буенча комитеты рәисенең урынбасары Дмитрий Синкин мөрәҗәгать итте.
Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Татарстан Республикасының Даими вәкиле Ренат Валиуллин билгеләгәнчә, Татарстанда икътисадның төрле юнәлешләрендә көчле сәнәгый потенциал бар, мәсәлән, нефть чыгару, нефть эшкәртү, нефтехимия, машина төзелеше, самолет төзелеше, вертолет төзелеше, приборлар төзү, кораблар төзү, АСК, ә Санкт-Петербург һәм Татарстанның 2014 елда сәүдә әйләнеше 10 миллиардтан артык сум тәшкил итте.
“Бүгенге көнгә тәмамлау стадиясендә яңартылган Санкт-Петербург һәм Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү тора”, - дип Даими вәкил билгеләде.
Республиканың инвестицион икътисади потенциалын ТР ИҮА җитәкчесенең урынбасары Марат Бухараев тәкъдим итте. Ул аудиториягә зур инвестицион проектлар, индустриаль парклар һәм мәйданнар турында сөйләде.
Шулай ук шәһәрнең “Стратегик инвестицияләр агентлыгы”нда үткән очрашуда инвестицияләрне җәлеп итү һәм ике регион хакимият органнарының аралашуын координацияләү турында сөйләштеләр.
Чараны үткәрү турында килешү ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Татарстан Республикасының Даими вәкиле Ренат Валиуллин арасында 2015 елның июлендә булдырылды, шул ук вакытта Татарстанга Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенең эшлекле даирәләр делегациясе визит белән килде.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге материаллары кулланылды